Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аринага сәхнә яшәргә көч бирә

Арина өч яшендә авырый башлый.

Ике ел дәвамында кызны эпилепсия­дән дәвалыйлар һәм 5 яшендә генә туберозлы склероз дигән диагнозны куялар. Бу сирәк авыруны халык телендә «тукталган онкология» дип атыйлар. Ләкин бу чир Аринага 16 яшендә муниципаль, республика һәм Бөтенроссия конкурсларының күп тапкыр лауреат булырга комачауламый.

Бу көннәрдә Арина Кашина әнисе Светлана белән Бөтенроссия интеграль иҗат фестиваль-конкурсында чыгыш ясарга әзерләнә, анда ул яраткан шигырен укыячак. Шулай ук, 13 декабрьдә Аринаны сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен «Возмемся за руки, друзья» ачык сәнгать иҗаты фестивалендә сынау көтә, ул Казанда узачак.

– Аринаны сәхнәгә беренче тапкыр әтисе Олег чыгарды, – ди әнисе Светлана Дмитриева. – Олег Аришаның үз әтисе булмаса да, ул аны бик якын итте һәм яратты. Олегның инде безнең арадан китүенә 4 ел, әмма кызым хәзер дә сәхнәгә чык­канда: «Әти, ярдәм ит!», – дип күңеленнән тели һәм призлы урыннар ала. Бу сүзләр безнең өчен талисман булды.

Арина Кашина Василь­е­­воның 2нче урта мәктәбендә укый. Әнисенең сүзләренә караганда, ул укырга яратмый, һәр укытучының өенә килүе авыр­тулар, өянәк белән тәмамлана. Ә менә остазы Вероника Зайцева, Тимер юлчылар мәдәният йортының «Луч» театр лабораториясе җитәкчесе белән шөгыльләнүне үз итә. Шулай ук Арина үзенең беренче өстәмә белем бирү педагогы, Яшел Үзән «ЮЛА» балалар әдәби берләшмәсе җитәкчесе Алена Жилкинаны да сагынып искә ала.

 – Арина белән беренче репетицияне хәтерлим, – дип сөйли Алена Жилкина. – Без сәхнәгә чыгудан башлап, Казанның танылган шагыйрәсе Вероника Тушнова образына кадәр һәр көн диярлек репетицияләр үткәрдек, аның шигырен Арина зур сәхнәдә укыды. Ул бик шат күңелле һәм сәләтле кыз буларак истә калды. Хәтта, кияүгә чыгу һәм киләчәк планнары турында сөйләшүне дә хәтерлим. Аллаһы Тәгалә барысын да тормышка ашырсын.

Белешмә:
Балаларда туберозлы склероз – күп органнарда шешләр барлыкка килүгә китерә торган генетик авыру. Бу чир 6000 баланың 1сендә ачыклана. Туберозлы склероз вакытында шешләр яки аномалияләр төрле яшьтә баш мие, күз, үпкә, йөрәктә һ.б. органнарда килеп чыгарга мөмкин. Эпилептик өянәкләр балаларның якынча 92 процентында күзәтелә.


Аринага елдан-ел йөрү авырлаша, коточкыч баш авыртулары белән җәфалана, барлык органнарда диярлек шешләр үзен сиздерә, ләкин үзсүзле һәм максатчан кыз буларак, ул яраткан эшен калдыр­мый. Сәхнә хәзер аның тормышында мөһим роль уйный.

Күптән түгел Арина Кашина «Добрая волна» хәйрия фестиваленең гала-концертында катнаш­ты. Арина Игорь Крутой, Илсур Метшин һәм Дима Билан белән бер сәхнәдә торуын горурланып сөйли. Әлеге фестивальдә «Луч» студиясе, аның сос­тавына безнең Ариша да кергән, театральләштерелгән тамаша тәкъдим итә. Жюри күңелен яулап, балалар сайлап алу турына үтә һәм гала-концертта чыгыш ясый. Конкурста барлыгы 1,5 мең бала катнаша, финалга чыгу бәхете иң яхшылары – йөз балага гына тәти.

Балалар өчен бу чын бәйрәм иде! Мәңге истә калырлык чара булды! Концертны Вадим Такменев алып барды, ә Игорь Крутой ачып җибәрде. Арина барлык кумирлары белән фотога төште, тормышында иң бәхетле мизгелләрен кичерде, – дип сөйли яшь артистканың әнисе Светлана Дмит­риева.

Тормыш сынауларын сабыр булып, түземлек белән узучы бу гаилә миндә бары соклану хисләрен уятты. Сау-сәламәт бала үстереп тә, риза булмыйча, әле бер әйбердән, әле икенчесеннән гаеп табып, уфтанып яшәүчеләр арабызда, ни гаҗәп, күп. Зарланырга түгел, шөкер итәргә кирәк! Сәламәтлеге чикле балалар, киресенчә, аһ-зарларын сиздерми, иҗатта булсынмы, сәнгатьтәме, спорттамы, үз урынын табып, югары үрләргә ирешә. Искиткеч талантлы Аринага һәм кызының язмышы өчен ут йотып яшәүче Светланага тагын да зуррак үрләр яулавын телим. Әлбәттә, иң мөһиме сәламәтлек сезне ташламасын. Барысы да Ходай кулында һәм бәлки без Светлананың оныклары белән аралашу бәхетенә дә ирешербез, һәрхәлдә ана кеше моңа чын күңеленнән ышана. Аллаһ насыйп итсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев