35 яшьлек Рамил Әскаровның юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелүгә, бары шөпшә гаепле
Арча станцисендә Элеватор янындагы күпердән йөк машинасы түбәнгә төшеп киткән.
Рәсми булмаган мәгьлүматларга караганда, рульдә баручыны шөпшәме, кортмы чаккан, шуннан хәле авыраеп, машинасы белән кырыйга төшеп киткән.
Төшеп китәр алдыннан "Әллә нишләдем әле мин...", - дип хатынына шалтыраткан... Сүз өзелгән... Айван авылыннан 35 яшьлек Рамил Әскаровның гомере өзелә.
Хатыны, ике баласы ятим кала. Әбисе Клара апаның, әнисе Лилиянең, хатыны Гөлиянең, бертуганнары, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Әтисе дә иртә китеп барды. Әйбәт кешеләр... Ходай сабырлыклар бирсен. дип яза Арча хәбәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев