Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

30 ел элек үлгән булсаң да чүп өчен түлә!

Дистәләгән ел буш торган йортларга да квитанцияләр килеп, халыкны аптырашта калдырды

2019 елның 1 гыйнварыннан Зеленодольск районында каты коммуналь калдыклар (алга таба – ТКО) белән эш итү системасы, бөтен республикадагы кебек үк, яңа кагыйдәләр буенча эшли башлады. Чүп чыгару хезмәте торак дәрәҗәсеннән коммуналь дәрәҗәгә күчте. ТКОны чыгаруны оештыру һәм һәр алдагы этапта (эшкәртү, зарарсызландыру, утильләштерү һәм махсус объектларда урнаш­тыру) дөрес эш итү өчен, һәрбер көнкүреш калдыкларын чыгаручы белән килешү төзергә тиешле төбәк операторы – юридик зат җаваплы. Татарстанда ул «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ.

Әлеге чараның максатлары, әлбәттә, амбициоз һәм уңай иде – иң элек, санкцияләнмәгән чүп­лекләргә ТКО түгүгә юл куймау – бер яктан булса, бердәм стандартлар булдыру һәм ТКО әйләнеше буенча хезмәт сыйфатын арттыру – икенче яктан. Беренче пунктны төбәк операторы үти, ә менә икенче пунктны, күпчелек фикеренчә, начар башкара. Бу хакта сөйләшеп алыйк.

Без Зеленодольск районы Чүрчиле авылында яшибез. Безнең авылда чүп савытлары мәйданчыгы юк һәм беркайчан булмады да, көнкүреш калдык­лары беркайчан да чыгарылмады, ягъни, ТБО ташу буенча хезмәтләр күрсәтелмәде, – дип уртак­лаша авыл имамы Раил Зәйнуллин. – Ә менә квитанция­ләребездә калдык­лар чыгарган өчен бурыч инде бер ел эленеп тора.

Бу хакта без газетабызның алдагы санында яздык. Мондый шикаятьләр безнең ра­йонның күп кенә авылларыннан килә. Барлык сорауларны һәм мөрәҗәгатьләрне җыеп, мин турыдан-туры «ПЖКХ» ИК» вәкилләренә мөрәҗәгать иттем.

– Әгәр авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәте күрсәтелмәсә (контейнер мәйданчыклары, контейнерлар юк, кышкы чорда бу җирлеккә юл да юк) – кешеләр бу хезмәт өчен түләргә тиешме?

Монда минем соравыма сорау белән җавап бирергә булдылар.
– Әгәр дә каты көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәте күрсәтелмәсә, халык калдык­ларны кая куя? Әгәр үзләре утильләштерә икән, аларның калдыкларны җылы эшкәртү юлы белән утильләштерү өчен лицензиясе бармы? Көнбагыш маеннан бушаган пластик шешә дә яндырыламы?

– Региональ оператор бер йортта яшәүчеләрнең саны буенча мәгълүматны кайдан ала? 30 ел инде беркем дә яшәмәгән ташландык йортларга бурычлар килү очраклары безнең районда бик еш очрый, ә сезнең мәгълүматлар буенча анда 2-3 кеше, кайвакытта, хәтта 5 кеше теркәлгән.

– Милекне карап тоту милекче өстендә, ул бу корылмада яшиме, яшәмиме – бу мөһим түгел, чөнки безнең хезмәт счетчиклар белән җиһазландырылмаган һәм норматив буенча түләнә. Әгәр дә кеше яшәүчеләр саны белән риза булмаса, ул яңадан хисап ясау өчен гариза яза һәм тиешле документларны да тапшыра ала.

Алга таба үзем аңлатам. Әгәр дә кулыгызда

Гариза;

  • Торак бина хуҗасының (яки милекчеләренең) пас­порт күчермәсе;
  • Торакта теркәлгән затның (яки затларның) паспорт күчермәсе яки «Форма – 9» буенча теркәлү турында белешмә;
  • ЕГРНнан белешмә (электрон яки мөһер белән) яки торак бинага милек хокукы турында таныклык;
  • Мобилизацияләнгән һәм РФ Кораллы Көчләре контракты буенча хезмәт итүче гражданнарга хәрби комиссариаттан белешмә бар икән, аларны аласыз да, Зеленодольск шәһәре, Ленин урамы 61А адресы буенча урнашкан «Татэнергосбыт»ның абонент бүлегенә барып, дәлилләрегезне китерәсез.
  • Йортның ярым җимерелгән һәм анда беркемнең дә яшәмәве турында фото яки сүзләр белән аңлату түгел, ә нәкъ менә документлар кирәк.

Мөһим: Татэнергосбыт документларны алып килсәгез генә яңадан исәп-хисап ясый. Алар түләүне бөтенләй юк итә алмый, әмма бу хакта соңрак.

– Гамәлдәге адресларны тикшермичә, счетлар нәрсә нигезендә бирелде? Документлар паспорт өстәленнән соралдымы, бәлки район үзәкләреннәндер? Адреслар һәм яшәүчеләр саны каян алынды?

– Бернинди документлар да соралмады, бигрәк тә паспорт өстәленнән, чөнки бу шәхси мәгъ­лүматлар. Алар Росреестрдан алына һәм бу мәгълүматлар нигезендә барлык теркәлгән объектлар буенча өстәмә исәп­ләүләр ясала.

Монда мин җавапны комментарийларсыз калдырам. Шулай да була икән.
– Мондый аерым очраклар авылларда бик күп. Мин берничә мисал китердем. Сезгә барып йөрерлек мөмкинлекләре булмаган әби-бабайларга
сорауларына ничек җавап табарга? Кайнар линия телефоннары бармы, алар һәр адрес буенча тәгаен җавап бирә аламы?

– Әйе, бар. Беренчедән, мөмкинлек булса, Казан шәһәре, Родина урамы, 8нче йорт, 10нчы офис адресы буенча килергә кирәк. Икенче вариант та бар – һәр районда булган иң якын, мәкаләдә югарыда күрсәтелгән, «Татэнергосбыт» офисына мөрәҗәгать итү. Шулай ук, колл-үзәк телефоны: 8843-260-02-40. Интернет ресурслары булган кешеләр безгә «ПЖКХ» ИК» –
ukpgkh.ru сайты аша мөрәҗәгать итә ала.

– Чираттагы сорау шәһәргә кагыла – көнкүреш калдык­ларының вакытында чыгарылмавы аркасында бөтен тирә-якка таралган чүп-чарны кем җыярга тиеш?

– Контейнер мәйданчыкларына (км) һәм янәшәдәге территорияләргә хезмәт күрсәтү һәм җыештыру өчен КМ милекчесе һәм әлеге территориянең хуҗасы җавап бирә. (Кызыклы алым, шулай бит, ягъни регоператор калдыкларны әллә ничә көнгә соңарып алып китә, тау кадәр өелгән чүп таралып кала, ә аларны җирле муниципалитет җыярга тиеш. Автордан). Башта сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен карыйк, – дип дәвам итте үз җавабын ПЖКХ вәкиле. – Әгәр администрация юлларны һәм КМга килү юлларын вакытында чис­тартмаган булса, төбәк операторы вакытында хезмәт күрсәтә алмый. Юллары да чистартылган ди, әмма мәйданчык үзе чистартылмаган һәм кар белән капланганлык­тан, бакларны чыгару мөмкинлеге юк. Һәрбер очракны аерым карарга кирәк. Әмма КМны тәртиптә тоту өчен әлеге мәйданчыкның хуҗасы җаваплы.

Әңгәмәбез шуның белән тәмамланды. Өстәмә сорауларыма җавап ишетмәдем, әмма җавап бирергә вәгъдә иттеләр. Ә хәзер конкретлыкка һәм закон хәрефенә күчик.

Күпләрегез гаҗәпләнә: яңа регион операторы 2019 елдан бирле эшли икән, ни өчен яңа адреслар буенча өстәмә исәп­ләүләр һәм квитанцияләр 2022 ел башыннан гына килә башлады соң?

Җавап гади: 2022 ел башыннан «ПЖКХ» ИК» Татарстанның өч районында чыгарылган чүп-чар күләме һәм әлеге хезмәт өчен түләүләр нисбәтен анализлады. Ачыкланганча, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр өчен түләү хисаплары барлык яшәүчеләргә дә җиткерелмәгән, дип белдерделәр Төбәк операторының матбугат хезмәтендә.
– ТКО чыгару өчен исәп­ләүләр буенча бурычлар 15 мең абонентка 11,8 млн сумлык булган. Барлык милекчеләр дә төбәк операторы белән каты коммуналь калдык­лар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төземәгән, әмма бу аларны әлеге хезмәт өчен түләүдән азат итми, — дип аңлаттылар «ПЖКХ» ИК матбугат хезмәтендә. – Регоператор вәкилләре килеп туган хәлне тикшерде һәм хезмәтләре өчен түләүне аның эше башланганнан – 2019 елның 1 гыйнварыннан алып исәпләү турында карар кабул итте. Өстәмә түләүләр суммасы шәхси торак йортларны теркәү датасына һәм яшәүчеләрнең санына бәйле. Хисаплар билгеләнгән нормативка ярашлы рәвештә башкарылачак – кеше башыннан аена 112,73 сум (НДС белән).

Югарыда әйтелгәннәргә кайтып, шуны да беләсе килә – бурычларны түләп, бөтенләй дә күрсәтелмәгән хезмәт өчен түләмәскә мөмкинме?
«ПЖКХ» идарә компаниесеннән рәсми җавап алмадым, әмма безнең районда авыл җирлеге башлыгының түләүне гамәлдән чыгаруга ирешкән очрак бар...

Дәвамын газетабызның 16 февраль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев