02 Эчке эшләр бүлегендә 38 җинаять теркәлгән
Шуларның 27се – шәһәрдә, 11е районда булган.
17 җинаять ачылган, 17есе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 16 урлау, 10 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 очрак теркәлгән.
Промышленная площадка урамындагы ширкәт территориясендә бер ирнең көч кулланып, башта – 10050 сум акчасы, аннан соң 13200 сумы талап алынган. Моны 24 яшьлек ир кылган.
Осиновода яшәүче 31 яшьлек ирнең, санкцияләнмәгән кредит алуны туктату кирәк дип алдап, мошенниклар картасыннан 483 мең сум акчасын урлаган.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 113нче чакрымында автоинспекторлар 28 яшьлек Марий Элда яшәүче йөртүендәге «Киа Оптима» автомобилен шикләнеп туктаткан. Нәтиҗәдә йөртүчедән наркотик матдә табып алынган.
Ленин урамындагы Җиңү паркы территориясендәге «Мәңгелек ут» мемориалында элек хөкемдә булган 62 яшьлек яшел үзәнле электр чыбыкларын яндырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев