Норлатта яшәүче Миннуллиннар-Латыйповлар гаиләсе өчен улларының армиядән кайтуы көтелгән һәм бик мөһим вакыйга.
Ә 18 бала тату яшәгән зур гаилә өчен - бу зур шатлык! Аңа әзерлек берничә көн алдан башланды. Гаилә бәйрәм уңаеннан зур мәҗлес оештырды. Өстәл сый-нигъмәттән сыгылып торды. Кунаклар - дуслар, якын туганнар, күршеләр дә күп килгән иде.
Илья төп йортына чәчәк бәйләмнәре белән кайтты. Беренче эш итеп, аның кайтуын башкалардан күбрәк көткән кешесен - әнисен кочаклады. Хәзер күп балалы әни улының Ватанны саклаучы булуы белән горурлана ала.
Илья армиядә хезмәт итү аңа холкын чыныктырырга һәм вакытын дөрес кулланырга өйрәнергә ярдәм иткәненә шикләнми.
Нет комментариев