Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Зөя утрау-шәһәрчегендә яшәүче ике хатын-кыз тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә эләккән

Һәлакәт турында 112 номерына зыян күргән хатын-кызларның берсе хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, алар үз йортларының подвалында идәннәрне җылыткан, ярыкларны монтаж күбекләре белән тутырганнар, кинәт кенә шартлау була һәм алар пешә. Урынга шунда ук ашыгыч ярдәм, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм полиция хезмәтләре килә.

Бәхеткә, янгын чыкмаган, уттан йортка зыян килмәгән. Ике хатын-кызны -йорт хуҗабикәсен һәм аның туганын (1987 һәм 1992 елгылар) - Казан шәһәрендәге республика клиника хастаханәсенең пешүдән зыян күрүчеләр бүлегенә госпитализациялиләр. Табиблар аларның тәненең 30-45 процентын 1-2 дәрәҗә (кул чуклары, аяклар, күкрәк) пешкән диагноз куя. Бу вакыйганың барлык шартлары һәм сәбәпләре әлегә ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев