Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

УЗГАН АТНАДА ниләр булды соң

Узган атнада да күңелле булды үзе авылда, Сабан туйлары үтеп китсә дә ( илдә үзәк өзгеч вакыйгаларны санамаганда).

Апанай мәчетеннән мөселман лагеры балалары авылны сәяхәт кылды. Районда күпләребезгә таныш хирург Рәшит Шаһиевич та тормыш иптәше белән авылны күреп китте.

Авылдагы үзгәрешләр белән "Республика Татарстан" Президент газетасы журналистлары Ирина Демина һәм Ренат ( фамилиясен сорамаганмын) танышты. Тәҗрибәле виноград үстерүче Ренат Сәйфетдиновның авызына гына карап тордылар. Тегесе, журналистларны уздырып, шулкадәр матур, грамоталы итеп виноград үстерү серләре белән уртаклашты, тегеләр шаклар катып, тел шартлатып кына торды. Знай наших!

Авылга "Яшел Үзән" газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Гөлфинә канакова үзенең туганнары белән килгән иде. Гөлфинә Мулла Иле кызы, туган якны өйрәнүче, шул тема буенча китап авторы да.

 

Чыганак:Туган авылым - Кече Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев