Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тукаебыз туган көн

26 апрель татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Шушы уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә.

 

Әйшә мәктәбендә дә иртән үк укучыларны татар моңы каршы алды. Соңыннан чыгышлар залында «Тукай әсәрләре сәхнәдә» дип исемләнгән әдәби- музыкаль композиция карау, шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп иллюстрацияләр ясау, китапханәдә Габдулла Тукайның яңа әсәрләре белән танышу кебек чаралар үткәрелде. Балалар бу чараларда бик теләп катнашты. Г.Тукай иҗатын тагын бер кат искә төшереп, белгәннәрне барлап, белмәгәннәрне белеп, бөек шагыйребезгә рәхмәтләр укып, туган телебезне тагын да тирәнрәк өйрәнеп, илебезнең чын патриотлары булып үсәргә сүз биреп таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X