Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тиктормас (Балачак хатирәсе)

Гомер көзләрендә кабат хатирәләр кочагына ашкынам, тибәр-типмәс, берничә операция кичергән хәлсез йөрәгем әле бәбкә үлән үскән тар сукмаклар буйлап, әле усал кычытканлы тыкрыкларда көтүдән кайтмаган кәҗә бәтиен эзләп хәлдән тайган сабыйдай, туктап ял да итеп алгандай, бер мәл тынып кала да, янә дөп-дөп итеп, яшим әле дигәндәй, тибә башлый…

Хатирәләр, бер-берсе белән куышып, Таш инеш, Чирмеш, Сәкел суы, Чәбәрчән буйларына агыла, бик тә житез алар, куып җитәм димә үзләрен. Ак Тауларның Кызыл Ярлары, тау башындагы ялгыз Карама, Имәнлек, Бурашлык, Урыс кырлары, әйләнә-тирәдәге чиркәүле урыс авыллары, балык чирттергән Зөя, Гөбенә елгалары һәм дә барысыннан да биг­рәк күңелемә газиз, бик тә якын булган, мөле, чәбәкле, ташбашлы Сәкел инеш-елга.
...Хатирәләр, хатирәләр. Шаян да, шук та, көлке дә, мәзәк тә, ә кайчакларда шактый куркыныч та төсмер алган истәлекләр... Җанны куырып алырлык, тормышың кыл өстендә калган мизгелләр…

I кисәк.
Сәкел суы ака торур...
Танылган тарихи романнар авторы Нурихан Фәттах телгә алган Әтил суының чордашы Сәкел, заманында баржалар йөздерерлек дәрья, дулкыннары саллар тибрәткән су юлы буларак та хезмәт иткән... Безнең балачак, инде шактый кечерәеп калган булса да, колачлап йөзәрлек әлеге инеш буенда үтте дисәм, ялган булмас­тыр. Сәкелнең өске агымында иске күпер төбендә майка белән, я булмаса, тимер сеткадан ясалган дүрт кырлы җәтмә белән уртасына каткан ипи кыерчыгы кыстырып, я булмаса, тегәрҗепкә энәне утта бөгеп ясалган кармакны, калкавыч урынына агач кисәген бәйләп, чуалчанга балык каптырулар, ул балыкны тал чыбыгына кигезеп утта кыздырып ашаулар, барысы да истә, хәтергә мәңгегә кереп урнашканнар да, бүгенгәчә төшләргә кереп йөдәтәләр, камышлы, бөтнек үскән Имәнлек асларына су коенырга дәшәләр сыман…

Су коену дигәндә... булды инде, булды. Теге, әлеге дә баягы иске күпердән бераз өстәрәк бик шәп, тирән урын бар иде. Анда инде Шырданның барлык малай-шалае су коенырга жыйнала. Монда инде яр буйлары дуеннан тәмам шомарып беткән. Суга шуннан шуып кына төшмәле дә бит, юк шул. Монда үзенә күрә бер иерархия. Мыек чык­кан егет сымаклар Әпели, Чумырый, Бәкәш ишеләр, кул-аягыңнан тотып, селки-селки, чайкый-чайкый, без эбер-чеберне суга очыра: кем аягы белән, кем корсагы белән килеп төшә дигәндәй... Кем нәрсәгә горазд монда. Менә шундый чирканчык ала идек без. Күрде инде күрде газиз башлар, су төбендәге дуенны баш белән айкап, яртылаш шул пычракка буялып, чучка баласыдай, таллар арасында посып, ярга кабат чыгарга куркып утыра идек.

... Ә язын Сәкел-суда боз китүләр?! Шаулап, гөрләп, болганып аккан суны карарга авылның бар яшь җилкенчәге җыела иде дисәм дә сүзем ялган булмас. Ләкин иң истә калганы шул язгы ташу суында чак кына үлемнән калуым... Бик шук идем шул. Без, бала-чага, бигрәк тә миндәй артык чаялары, була бит шундый тиктормас, тумыштан тынгысыз җаннар, елганың борылыш ясаган өске өлешенә менәбез дә яр кырыена якынайган боз кисәгенә сикереп, янә аска агып төшәбез. Боз исә чайкала, аңа башка бозлар килеп бәрелә, ватыла, кәтелә башлый... Менә шулай икенчеме, өченчеме сикерүемдә аягым таеп, боз өстеннән гөрләп аккан болганчык су ташкынына чумдым да яр буйлап бозлар белән янәшә иске күпергә агып киттем. Ярдәм фәрештәм миннән җиде-сигез яшькә олырак Шәех Барые Фәрите исемле булып чыкты. Ни арада өлгергән диң син: юан колгасын да тапкан, мине дә кармакка очраклы килеп эләккән ташбаш сыман, сөйрәде дә чыгарды бит?! Булышканнардыр инде дим. Ну, өйдә эләкте инде, калхуз янындагы салам эскертендә озак кына ярымшәрә килеш кибенеп утыруым да ярдәм итмәде – өйгә кайткач бер почмакта шактый гына озак басып торып, шушы зур гөнаһымны бераз булса да ярлыкый алдым.

Ә күрәселәр алда иде шул әле, алда...

II кисәк.
Тау кашының ташбашы…

Әйе, узган гасыр урталарында туып, балачагым читәнле бакча, мижә буйларында, тау кашларында уйнап үскән исәр малай да, ташбаш та идем шул мин.

Тау кашы исә, без төрле уеннар уйный торган төп урыннарның берсе иде бугай ул чакларда. Кыш көннәрендә Таш инешнең текә кашында сугыш-сугыш уйнау өчен Зиатдин бабайларның бәрәңге бакчасы башында алгы линия – кыш буе өстәлеп торган тирән карны уеп окоп­лар, траншеялар, ныгытмалар, крепостьлар, әллә ниткән борылмалы юллары белән мәгарәләр ясала, каты кар кисәкләреннән аска, һөҗүмгә күтәрелгән дошман өстенә ут яудыру өчен «гранат», «снәрәт» ише сугыш кирәк-яраклары күп итеп әзерләнеп куела. Кем «безнеке», кем «нимес», анысы өчен инде алдан үк килешү-солых төзелә. Таш инештә бала-чаганың чәрелдәвек «ураааа» авазлары эңгер-меңгер вакыт җитеп, тәрәз артларында җиделе, уникеле лампалар тергезелгәнче дәвам итә. Дөрес, соңрак Юрий Гагарин галәмгә менеп төшкәч, алтмышынчы еллар уртасында авылда Ильич утлары кабынды кабынуын, ләкин монысы инде күп итеп язарлык «сукыр» Шырданның алдагы электр чыбыклары белән бәйле тормышын бәйнә-бәйнә бәян итәрлек аерым хатирәләр тезмәсе.

(Дәвамы бар).
 

Ирек Сафин.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев