30 март 2024 яңалыклары
-
Татар Танае авылы китапханәсендә «Балалар китабы атналыгы» уза.
Язгы каникулларны — китапханәдә!
-
Тиктормас (Балачак хатирәсе)
Гомер көзләрендә кабат хатирәләр кочагына ашкынам, тибәр-типмәс, берничә операция кичергән хәлсез йөрәгем әле бәбкә үлән үскән тар сукмаклар буйлап, әле усал кычытканлы тыкрыкларда көтүдән кайтмаган кәҗә бәтиен эзләп хәлдән тайган сабыйдай, туктап ял да итеп алгандай, бер мәл тынып кала да, янә дөп-дөп итеп, яшим әле дигәндәй, тибә башлый…
-
Марсель Әхмәдуллин һәм Марсель Вәгыйзов, Карәтмән авылына кергәндә үк урнашкан зират хакында нинди фикердә
Карәтмәнлеләргә Мәкаль: «Авылы башканың Кавеме башка», дигән. Карәтмәнлеләрне мин Өченче елым беләм. Авыл матур, кешеләре Ачык, уңган, күренекле. Монда укытуым белән Мин үзем дә бәхетле! Йөзләрендә нур балкыйдыр, Бер эштән курыкмыйлар. Мәчет, зиратлар караулы, Өлкәннәрне зурлыйлар. Укучыларымны яратам: Бар да тырыш, үҗәтләр. Иң иманлы кешеләрне Үзенә тарта мәчетләр. Эш, хезмәт сөючеләрне Зурлыйдыр Аллаһыбыз. Чистадыр авыл эчләре, Аларга сокланырлык! Дөньялар тыныч булсын да Эшләре барсын алга! Бәхет, куанычлар телим: Һәммәгез, барчагызга! Тыныч көннәр,сәламәтлек – Барсын алар янәшә. Сездән бик үрнәк алырлык, Сездә бар да кешечә...
-
Башкаларга карата хөрмәтле булыйк
#әйтәмәле
-
Бакырчы мәдәният йортында, балалар белән Фоат Садриевның » Икмәк тәме » исемле әсәрен сәхнәләштергәннәр
Быел театр көне каникул чорына туры килде.
-
СССР вакытында эшләгән пенсионерларның пенсиясенә ниндидер өстәмәләр бирелергә тиешме
Социаль фонд
-
Үсентеләр стресслы процедурадан соң авырмыйча, гөрләп үссен өчен алар нәрсәгә мохтаҗ икән соң
Җире барның – җиме бар
-
Татарстанда апрель аенда өстәмә ял көне булачак
Чәршәмбе – 10 апрельдә Татарстанда яшәүчеләр ял итәчәк: республикада Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк.
-
Илкүләм проект буенча Казанда сугыш геройлары исемен йөрткән урамнар ремонтланачак
2024 елда Казанның Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән Гаврилов һәм Заслонов урамнарына ремонт ясалачак.
-
Александр Радулов чыннан да «Ак Барс»тан китәме
Александр Радулов белән Хабаровск өлкәсенең «Амур» командасы кызыксына дигән имеш-мимешләр таралды.