Татар Танаеда милли рух тантана итте: Биредә Авыл бәйрәме узды
Күктә кояш елмая, болытның әсәре дә юк. Халык гаиләләре белән Гөбенә буедагы Сабантуй мәйданына ашыга. Авыл өстендә бәйрәм рухы хакимлек итә.
Фотолар: Чулпан Гыйсмәтуллина һәм Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»
Шулчак ерактан йөрәкләрне җилкетеп, туп-туп баскан тояк тавышлары ишетелә. Берсеннән-берсе матур, җитез атлар мәйдан түрендә. Алар туры чабыш юлына юнәлә. Бүгенге көндә районыбызда ат чабышын саклап калган авылларны бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә Татар Танаенда әлеге күркәм традициянең яшәп килүе үзе үк зур горурлык.

АТЛАР ЧАПТЫ, КҮҢЕЛЛӘР ЯРСЫДЫ
Быелгы ат чабышында биш ат катнашты. Икесе – Алексеевск районыннан, икесе – Танайдан, берсе Кошман авылыннан килгән иде.

ҖИҢҮЧЕЛӘР:
I урын – Алексеевск районыннан Владимир Александров;
II урын – Танайдан Динар Габсаттаров;
III урын – Алексеевск районыннан Николай Александров;
IV урын – Танайдан Рушан Гадиев;
V урын – Кайбыч районы Кошман авылыннан Динар Хәмидуллин.


Чабыш тәмамланганнан соң күңелләргә тагын бер җылы мизгел өстәлде. Соңгы булып килгән ат хуҗасына Мөхетдиновлар гаиләсе, үзләренең легендар «Ширбәт» кушаматлы аты истәлегенә, махсус бүләк тапшырды. Алар бизәкле тәңкәләр белән эшләнгән ат дирбиясе – йөгән, камыт, ыңгырчак һәм дилбегә бүләк итте. Шулай ук Рушан Гадиевка да милли бизәкләр белән эшләнгән матур йөгән тапшырылды. Мәйдандагы матур итеп бизәлгән атлар балаларны да, өлкәннәрне дә сөендерде. Алар көн буе Сабантуй кунакларын мәйдан буйлап йөртте. Бу күркәм эшне Күгеш авылыннан Гумәр Хәсәнов һәм Татар Танае егете Рәис Тазов башкарды.
ДОГА БЕЛӘН БАШЛАНГАН БӘЙРӘМ
Авыл көнен ачу өчен сүз имам-хатыйб Наил Садриевка бирелде. Изге дога белән башланган бәйрәмгә Аллаһның рәхмәте иңгәндәй булды.
Мәйданның күркәмлеге сокландырды. Авыл егетләре бәйрәмне үткәрү генә түгел, аны оештыру, тирә-юньне тәртипкә китерү өчен дә зур көч куйган. Кунаклар өчен уңайлы эскәмияләр урнаштырылган, һәр почмакта тәртип. Бу эш авыл халкының бердәмлеген күрсәтә.

Авылдашларын бәйрәм белән Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин тәбрикләп, илебезгә тынычлык, һәрбарчабызга иминлек теләде.
ҖЫР-МОҢГА КҮМЕЛГӘН МӘЙДАН
Бәйрәм милли уеннар белән үрелеп барды. Сәхнәдә яшь, талантлы җырчы Алмаз Латыйпов тамашачыларны матур җырлары белән сөендерде. Аннан соң татар эстрадасының яраткан артистлары Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов күркәм чыгышларын бүләк итте.
РАЙОН ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ ТӘБРИКЛӘВЕ

Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән котлау сүзләрен Яшел Үзән районының Торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Ленар Садриев җиткерде. Ул үз чыгышында авыл халкының бердәм булып, үз көчләре белән шундый эчтәлекле бәйрәм оештыра алуына соклануын белдерде.
Бәйрәмне Саба егетләре Илназ Мусин белән Илнар Асадуллин күтәренке рухта алып барды. Уеннар, шаян сүзләр, дәртле җырлар белән алар көн буе халыкның күңелен күрде. Үзебезнең авыл егете Рәмис Уразов та бәйрәмнең һәр нечкәлеген белүче оста алып баручы икәнлеген тагын бер кат раслады.

ЛЕГЕНДАР МИҢГОЛ ГАЛИЕВ СӘХНӘДӘ
Бәйрәмнең иң зур бүләкләренең берсе – татар халкының легендар җырчысы, ТРның халык артисты Миңгол Галиев чыгышы булды.
– 85 яшемә карамастан, күңелем әле дә 18дә! Һаман да җырлыйсы килә! – дип шаярткач, мәйдан көчле алкышларга күмелде.

Сәхнәдә шулай ук авыл үзешчәннәре, яшьләр һәм тирә-як авыллардан килгән мәдәният йорты хезмәткәрләре дә матур чыгышларын бүләк итте.
БАТЫРЛАР БИЛ АЛЫШТЫ
Сабантуйның иң көтеп алынган өлеше – милли көрәш булды. Быел келәмгә 34 көрәшче чыкты. Яшьләр арасында абсолют батыр исеменә Татар Танаеннан – Илмир Гыйбадуллин, ә өлкәннәрдән Мамадыш-Әкил егете Илназ Минһаҗев лаек булды. Кунаклар арасында беренчелекне Яшел Үзәннән Айдар Әхмәтов яулады.

БЕРДӘМЛЕК – АВЫЛНЫҢ ИҢ ЗУР БАЙЛЫГЫ
Татар Танае Авыл көне тагын бер кат шуны раслады: авылның көче – аның халкында. Бу бәйрәмне оештыруда хезмәт куйган һәркемгә, авыл егетләренә, мәдәният хезмәткәрләренә, иганәчеләргә, матди ярдәм күрсәткән һәр кешегә, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистаховка ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде. Бердәмлек булган җирдә генә шундый күркәм, милли рухлы, күңелләргә җылылык өстәүче бәйрәмнәр туа. Татар Танае халкы киләчәктә дә шушы матур традицияләрне саклап яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев