Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылы мәчете үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә

Чирек гасыр элек авылыбыз үзәгендә иман йортының ишекләре ачылды.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Нәкъ менә шушы вакыт эчендә мәчетебез дин, мәгърифәт һәм бердәмлек үзәгенә әверелде. Нәселләрне бәйләүче, гореф-гадәтләребезне саклаучы изге урын булды.

Мәчетне төзүгә, аны саклауга һәм биредә иман нуры сүнмәсенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Кылган догаларыгыз, керткән бәрәкәтегез кабул булсын!

Районыбызның «Мөслимәләр» оешмасы җитәкчесе Сания ханым барыбызны да әлеге бәйрәм белән котлый.

Иман йортыбызның капкалары һәрвакыт ачык, ә манарасыннан яңгыраган азан авазы авылыбызны һәрчак изгелеккә чакырып торсын! Юбилей белән, Татар Танае! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев