Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Син минем йөрәгемдә, улым...

Яшел Үзән районында сугышта һәлак булганнарның әниләр Советы үз эшен дәвам итә

Әфганстанда сугыш башлануга 43 ел тулу уңаеннан «Сугышчан туганлык» әгъзалары үз музеенда чара уздырды. Әфганстанда, Чечняда һәлак булган балаларның әниләреннән тыш, Украинада гомерләре өзелгәннәрнең әниләре дә чакырылган иде.

Үз балаларыбызны җирләүнең нинди зур кайгы булуын күз алдына да китерүе бик авыр, шуңа күрә безнең оешма һәлак булган сугышчыларның Әниләр советын төзеде, дип сөйли «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Марсель Морзабаев. Безнең Әниләр советы, беренче чиратта, рухи ярдәмгә мохтаҗ булучыларны берләштерде. Алар әлеге терәкне монда табарлар дип ышанам.

Сугыш ветераннары белән аралашканнан соң, чәй табыны оештырылды. Әниләр советы рәисе Фирая Фәйзуллина бәла белән ялгыз калмаска чакыра.
 

– Бергә һәрвакыт җиңелрәк, – ди Фирая Бариевна. Үз кайгыңны сөйләгәч тә, башкаларны тыңлагач та, тормышның дәвам итүен аңлый башлыйсың.


Медицинада авыртуны үлчәп була диләр. Шкаласы 1 дән 10га кадәр. 10 – авырту түзеп булмый торган күрсәткеч һәм кеше саташа башлый. Якыныңны югалтудан барлыкка килгән авыр­туны үлчәп буламы икән, бигрәк тә үз балаңны, белмим. Ләкин бу кайгы белән үз эчеңә йомылмавың һәм ялгыз калмавың хәерле. Бәлки, бу турыда сөйләшә башлау өчен бераз вакыт кирәктер. Ләкин сез белергә тиеш, сезне тыңларга, авыртуыгызны уртаклашыр­га, аңларга әзер кешеләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X