Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан һәм Бәчек авылларында гөрләтеп Авыл көнен уздырдылар

Авыл көне – бердәмлек, горефгадәтләр һәм очрашулар бәйрәме

КЕЧЕ ШЫРДАН: ЕЛДАН-ЕЛ МАТУРРАК БӘЙРӘМ

Кече Шырданда Авыл көне зур күтәренкелек белән узды. Бу көн – авыл тарихын барлау, хезмәт сөючән кешеләрне хөрмәтләү, өлкән буынга рәхмәт белдерү һәм яшьләрдә туган якка мәхәббәт тәрбияләү бәйрәме.

Килгән кунакларны Чәй йорты янында Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы мәдәният йортларының күркәм иҗат коллективлары һәм Олы Ачасырның К. Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы кызлары каршы алды. Паркны исә Яшел Үзәннең сәнгать мәктәбе, галерея һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре бизәде. Алар оештырган күргәзмәләр һәм төрле осталык дәресләре күпләрне битараф калдырмады.
Бәйрәмнең төп өлеше мәйданда җыр-бию, уеннар, күңелле ярышлар һәм, әлбәттә, милли көрәш белән дәвам итте.

Яшел Үзән муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров Кече Шырдан үсешенә зур көч куйган, актив авыл халкына район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәмнең музыкаль бизәге булып Ландыш Бахави иҗат төркеме чыгыш ясады. Алар матур җырлары, күңелле алып барулары белән бәйрәмгә күтәренке рух өстәде.

Килгән кунаклар да оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.

«Елдан-ел остаралар, бәйрәм тагын да матуррак узды», – дигән фикерне ишетергә туры килде. Бу сүзләр Авыл бәйрәмен оештыруда катнашкан һәркем өчен иң зур бәя булды.

Быел олылар һәм балалар арасында көрәш җиңүчеләренә тәкә бүләк ителде. Ә баш батыр булып Илфат Яриев калды. Котлыйбыз!

Бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйриның туган авылы алга таба да үссен, матурлансын, халкының бердәмлеге, тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән чәчәк атсын иде! Ә инде елдан-ел ямьләнә, үсә барган Кече Шырданга туристлар агымы кимемәсен.

БӘЧЕК: АТ ЧАБЫШЫ, КӨРӘШ ҺӘМ КҮҢЕЛЛЕ ОЧРАШУЛАР

Бәчек авылында көтеп алынган Авыл көне күңелле һәм истәлекле мохиттә үтте. Бирегә авыл халкы, читтә яшәүче якташлар, кайткан кунаклар җыелды.

Бәйрәмдә Яшел Үзән муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты. Ул авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләп, һәркемгә иминлек, муллык, уңышлар һәм алга таба да үсеш теләде. Шулай ук, район башлыгының Рәхмәт хатларын актив бәчеклеләргә тапшырды.
Бәйрәм иртән үк гармун моңнары белән башланды: авыл ир-егетләре урам әйләнеп, бәйрәм рухы таратты. Аннары мәчеттә өйлә намазы укылды.

Көннең иң мавыктыргыч вакыйгаларының берсе – ат чабышы булды. Башта берничә ат катнашырга тиеш булса да, төрле сәбәпләр аркасында, ике генә чабышкы стартка чыкты. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән каршы алды. Беренче урынны Татар Танаеннан – Рушан Гадиев, икенче урынны Бәчектән Айрат Гыймадиев яулады. Катнашучылар саны күп булмаса да, алар бәйрәмгә аерым рух һәм матурлык өстәде. Күгеш авылыннан бизәлгән аты белән килгән Гомәр абый Хәсәновка да авыл халкының рәхмәте зур булды.

Төп мәйданда ат чабышында катнашучылар билгеләп үтелгәннән соң, күп кенә авыл халкы да игътибар үзәгендә булды: күптән түгел бала табучы, солдат анасы, иң өлкән яшьтәгеләр, сөт җыючы, көтүче гаиләсе, иң ерактан кайтучы якташлар, сөлге җыючы укучылар... Берсе дә бүләксез калмады. Бәчекнең тагын бер үзенчәлеген әйтми кала алмыйм – төп нигезгә иң күп кайтучы нәселне билгеләү. Харисовлар гаиләсе, Салаватовлар һәм Рухиннар мәйданга чыгып бүләк кенә алмады, ә күмәкләшеп биеде дә. Бик матур күренеш, сөбеханАллаһ!


Бәйрәмнең күрке булган милли көрәш ярышында бары Бәчек авылына катнашы булганнар гына көч сынашты. I урында – Илназ Гыйззәтуллин,
II урында – Ринат Бикмуллин,
ә III урынны Газинур Гафиятуллин яулады.

Котлыйбыз!
Бәйрәмне танылган артистлар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар алып барды. Аларның җор сүзләре, күтәренке кәефе һәм җырлары бәйрәмгә үзгә ямь өстәде.

Бай эчтәлекле программа, төрле уеннар һәм авыл халкының активлыгы һәркемгә күңел күтәренкелеге бүләк итте. Бердәм авыл халкына, иганәчеләргә, шушы бәйрәм югары дәрәҗәдә узсын дип тырышкан, өлеше кергән һәркемгә, әлбәттә инде, Бәчек имамы Хәйдәр Сибгатуллинга, ныклы терәге Гөлнарага рәхмәттән башка сүз юк.

Бу матур бәйрәм һәркем күңелендә җылы хатирәләр калдырып, авылдашларны тагын да ныграк берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев