Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке авылында иң күркәм, иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - каз өмәсе булып узды

Көзге байлык, көзге муллык Авылда каз өмәсе. Яше-карты, бала - чага Шау-гөр килә һәммәсе.

- Татар халкы гомер-гомергә күпләп каз үстергән. "Ун каз бер сыерга тора" дигән әйтем дә юктан гына чыкмагандыр. Олы Яке авылында иң күркәм, иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - каз өмәсе булып узды.

Каз өмәсе  ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу чарасы да. Йолкыган казларыбызны көянтәгә асып чишмә суында чайкап кайтулары, үзе бер күнелле күренеш.

Ә инде эш беткэч каз итеннән пешкән бәлеш, каз мае белән майланган коймак белэн гөрләшә-гөрләшә чәй эчүләре, үзе бер бәйрәм. Матур йолаларыбызны саклап, киләсе буыннарга да тапшыру безнең төп бурычыбыз, - дип сөйли  Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев