Октябрь аеннан бирле Норлат авылының фронтка ярдәм фонды, солдат аналары һәм хатыннары оешмасы эшли башлаган иде
Хәзерге көндә Норлаттан 25 егет махсус хәрби операцияда катнаша.
Шуларның 17се Норлат мәктәбен бетереп чыккан укучылар. Без алар белән горурланабыз, алар өчен кайгырабыз.
-10 ай эчендә безнең авылдашларыбыз фронтка 12 тапкыр гуманитар ярдәм җибәрде. Күп итеп җылы киемнәр, дарулар, фонарьлар, 1 квадракоптер, 8 төнлә яктырта торган җиһаз, 10 тепловизор, 150 москит сеткасы, 55 рация, 200гә якын маскировка челтәре, 85 носилка, гигиена кирәк-яракларын җибәрдек. Бу изге эшне башлап йөрүче Ветераннар советы әгъзалары: Зиятдинов Фәрит Ярхәм улы, Хайруллин Илгиз Рәвил улы, Норлат авыл советы башлыгы Саттаров Илдус Мансур улы, Солдат әниләре һәм хатыннары оешмасы җитәкчесе, солдат әнисе Зиятдинова Әлфия ханым.
Яңа ел алдыннан 19 солдатка почта аша посылкалар салдык, барысы да барып җитте. Аларның балаларына да Яңа ел бүләкләре тапшырдык. Гаиләләренә 2 тапкыр азык-төлек җыелмалары бирдек, солдат әниләрен, хатыннарын “Добродело” хәйрия фонды булышлыгы белән Казанга К.Тинчурин театрына, ә балаларын Казан циркына алып бардык. Солдат әтисе Зиятдинов Фәрит солдат әниләре һәм хатыннары, волонтерлар өчен Алабугага сәяхәт оештырды.
Аттна саен авылның ике мәчетендә дә җәмәгать белән дога кылу уза. Сугышта булган һәр авылдашның исемен атап, исән-сау, җиңү яулап, кайтуын теләп, дога кылабыз. Халык шунда үзенең ярдәмен алып килә. Шул мәчеттә ялга кайткан солдатларыбыз белән 3 тапкыр очрашу уздырдык.
Норлат авылының “Ак калфак” хатын- кызлар оешмасы, ветераннар советы маскировка сеткалары ясауда, носилкалар тегүдә бик актив катнаша.
Бу изге эшкә күрше авыл “Ак калфак” оешмасы волонтерлары ярдәм итә. Урысбага, Бәчек, Бакырчы, Сүнчәләй, Булатово, Татар Исламы, Мулла Иле, Күгәй, Акъегет, Күгеш авылллары волонтерлларына, мәчет имамнарына, авыл советы җитәкчеләренә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Луганск, Донецк, Херсон өлкәләрендәге солдатлардан рәхмәт сүзләре алдык.
Иң тырыш кызларыбызның исемнәрен атап китәсем килә: Юсупова Гөлсинә, Нурмиева Голсинә, Зиятдинова Әлфия, Хабирова Гөлшат, Нуруллина Фәния, Багаутдинова Резедә, Хайруллина Монирә, Хайбуллина Наҗия, Газимзянова Мәләүшә, Шахкаламова Илсияр, Садыкова Фәридә, Ахтямова Голсинә, Шамсутдинова Нурия.
Кыш айларында фронтка 200гә якын блиндаж шәмләре ясап җибәрдек .
Хәзер фронтка 13нче партия ярдәм җибәрергә әзерләнәбез. Бу юлы 1 прибор ночного видения, 2 тепловизор, 70 маскировка челтәре, 70 носилка, ашамлыклар җибәрәбез. Менә шулай, бердәм булып, илебезгә булышырга тырыша Яшел Үзән районының Норлат авылы халкы. Бу изге эштә активлык күрсәткән авылдашларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә, - дип сөйли авылның Ветераннар советы рәисе Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев