Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылының Солдат әниләре һәм хатыннары оешмасы, Ветераннар советы исеменнән бакырчылыларга олы рәхмәтне җиткерәләр

***

- Сез илебезнең хәзерге көндәге хәлен яхшы аңлыйсыз, шундый катлаулы вакытта халкыбызга булышырга тырышасыз. Бакырчы хатын-кызлары Норлат авылына килеп, маскировка челтәрләре дә ясаштылар, күп кенә посылкалар әзерләп бирделәр. "Суфия" мәчете һәрвакыт акчалата ярдәм итеп тора.
Инде кичә фронтка булышлык фондына 45 мең сум акча тапшырдыгыз. Бу бик зур ярдәм. Шул акчага бер төнге бинокль, 48 маскировка челтәре, әзрәк кушсак, бер тепловизор алып була.
 

Солдат әниләре оешмасының җитәкчесе - Зиятдинова Әлфия ханым, сез җыйган акчаларны кулына алганда, дулкыннанудан елап җибәрде, биргән сәдахаларыгызга муллаларыбыз "Мөслимә " мәчетендә, рәхмәт әйтеп, дога кылдылар.
Чиксез зур рәхмәт сезгә мәрхәмәтле, юмарт булганыгыз өчен, безгә булган ышанычыгыз өчен.
Кичә 12 -нче партия гуманитар ярдәмне фронтка җибәрдек.

Безнең өчен һәр солдат кадерле һәм якын, кайсы авылныкы, шәһәрнеке булса да. Алар үзләренең гомерләрен, сәламәтлеген кызганмыйча безнең бәхетле киләчәгебез өчен көрәшәләр. Бездән килгән бүләкләр аларга кечкенә генә булса да шатлык китерсен, гомерләрен сакласын!
Сезгә тагын бер рәхмәтләр әйтеп, иң изге теләкләрне телим. Бакырчы халкы киләчәктә дә шулай бердәм, дус, тырыш, гадел булып калсын!
Бакырчы авылының даны артсын! Сугыш бетеп, егетләребез исән- сау туган якларга әйләнеп кайтсыннар! - дип яза Ягудина Роза Илдус кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев