Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылы халкы чаң суга

ЧҮП проблемасы ЧҮП түгел

 Безнең көннәрдә чүп җыю һәм чыгару, шулай ук аны утильләштерү мәсьәләсе аеруча актуальләште. Һәрберебез чүп­леккә төрле чүп-чар – азык-төлек һәм төрле әрҗә-төргәкләрдән алып, иске җиһазларга һәм эшләми торган көнкүреш техникасына кадәр чыгара. –

Чарасызлыктан язам, бөтен өмет сездә, – дип башлаган үзенең мөрәҗәгать-хатын безнең язылучыбыз Ләйлә (чын исеме редакция өчен генә). – Норлат авылы, Садовая урамы, 28 адресы буенча урнашкан йорт каршында чын мәгъ­нәсендә чүплек барлыкка килде. Һәркем анда бөтен кирәкмәгән чүп-чарын ташый һәм алар кечкенә пакетларда түгел, ә төрле габаритта: киселгән агачлар, иске диваннар һәм, хәтта, бәрәңге сабакларына кадәр шунда ташыйлар. Авыл җирлеге башлыгы бу чүп-чарны җыештыруны оештыру буенча бернинди чара күрми. Без өебез каршындагы әлеге зонаны чистартуны һәм контейнерларны йортлардан ераграк, мәсәлән, тыкрыкка урнаштыруны сорыйбыз.

Беренчедән, укучыларыбызга ышанычлары, күп кенә мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм сорап редакциягә мөрәҗәгать итүләре өчен рәхмәт белдерәм. Ачык­лык кертү һәм буш урында тавыш куптармас өчен мин ике якны да тыңларга булдым һәм Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаровка мөрәҗәгать иттем. Ләкин аның җавабын язар алдыннан мине аптырашта калдырган нәрсә турында әйтеп узасым килә.

Димәк, авыл халкы чүп мәйданчыкларына чыгарылырга тиеш булмаган калдыкларны, үзләре йорт тирәләрендә кирәкмәгән барлык артык нәрсәне бирегә ташый, ә җирлек башлыгы җыештырырга тиеш икән. Юк, ул, әлбәттә, авылның чисталыгын күз уңында тотарга тиеш, бәхәсләшмим. ә бәлки тәртипне үзебездән, халыктан башларгадыр? Хәер, барысын да тәртип буенча.

– Бу очракта мин ике ут арасында торам: бер яктан, кешеләр контейнер бакларына тиеш булмаган калдыкларын, һичьюгы аларга сыймый торган габариттагыларны ташламасын өчен, мин җирле халыкка штраф сала торган тиешле административ органны чакыртырга тиешмен, – дип шәрехли Норлат авылы башлыгы. – Шул ук вакытта, шунысын да аңлыйм: әгәр мин, закон буенча эш итә башласам, ул чүп-чар безнең чокырларга, агачлыкларга, урманнарга тулачак. Шуңа күрә, уйлавымча, бу хәлдә мин бердәнбер дөрес фикергә – мәйданчык­ларны тулысынча чистарту өчен елына ике тапкыр кешеләр һәм транспорт яллап, контейнерларга сыймаган калдык­ларны җыештырып, түгү кулаерак дигән нәтиҗәгә килдем.

Ә хәзер бераз саннар турында. Норлатта 26 чүп җыю мәйданчыгы бар. Сентябрь ахыры-октябрь башында барлык авыл халкы чүплеккә казылып алынган корыган чәчәкләр, ботаклар, кисеп алынган агачлар, кирәкмәгән артык җиһазларны ташып бетерәчәк һәм шул вакытта тракторчылар ялланачак. Җиде көн эчендә алар үз техникалары белән барлык чүп контейнерларын чистартачак. Моның өчен үзара салым акчасыннан 50 мең сумга якын китәчәк. Яз көне картина кабатланачак – кыштан соң да контейнер мәйданчыгы зур габаритлы чүп-чар белән тулачак – һәм менә сезгә тагын 50 мең. Шулай итеп, йөзләрчә меңгә якын сумма, кеше элек үз участокларында яндырган яки мунчага ягу өчен тоткан, черегән әйберне бакчада ашлама буларак кулланган – хуҗалыгында кирәкле иткән, кулланыш тапкан әйберләрне чистартуга китә. Ел саен минус 100 мең сум – бик тә кирәк булган урында берничә метр юлга таша җәю, авылның инфраструктурасын яхшыр­ту, челтәрләрне яңарту һәм башка бик күп сезнең өчен файдалы нәрсәләрне булдыру мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Без хәзер бик тә яхшы яшибез, җәмәгать! Целлофон пакетларга кадәр юып кулланган вакытлар артта калды, Аллаһка шөкер. Әмма без бик еш кына исраф итүнең бик зур гөнаһларның берсе, ә экономияләнгән бер сумның эшләп табылган ике сумга тиң булуын онытабыз.

P.S.:Контейнер мәйданчыгын күчерүгә килгәндә, Илдус Мансурович бу эшнең барлык авыл халкы өчен уңайлы да һәм чүп-чарның яңа урыны законлы да булырлык итеп уйларга вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев