Бу бәйрәм яшьлек елларын искә төшерергә, дуслары белән аралашырга һәм күңел ачарга теләүчеләрне бергә җыйды.
Кичәнең иң мөһим өлеше — җылы аралашу. Күршеләр һәм дуслар чәй табыны артында үткәннәрне искә алдылар, кызыклы хәтирәләре белән уртаклаштылар. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый дусханә мохиттә очрашу — аларның күптәнге теләге иде.
Оештыручылар мондый очрашуларны ешрак үткәрергә вәгъдә иттеләр. Бу матур традиция өлкән буын вәкилләрен берләштерә һәм һәркемгә шатлык бүләк итә.
Норлат мәдәният йорты Вк төркеме
Нет комментариев