Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “Чәчәкләр дөньясына сәяхәт” оештырган

Безнең әйләнә-тирәбез ул үзе бер сихри, серле дөнья.

Ул иксез-чиксез гүзәллек дөньясы. 

- Шул гүзәллекнең серләрен балаларга да күрсәтү, өйрәтү максатыннан без, мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, “Чәчәкләр дөньясына сәяхәт” дигән темага әңгәмә уздырдык. Балаларга һәрбер чәчәк, аларны ничек, кайчан утыртырга, тәрбияләргә, суны вакытында ничек сибәргә, барысы барысы турында да сөйләдек. Чыннан да, һәрбер җәй тарихи вакыйгадай ачык, кызыклы һәм кабатланмас булып күңел битләренә язылып калырга тиеш бит ул, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Җәй!!! Ул үзенең чәчәкләре, җиләк-җимешләре, кызыклы вакыйгалары, ә иң мөһиме озы-ы-ын каникулы белән кадерле.
Чәчәкләр... “Алар бит изге Җир-ананың сөекле кызлары, уллары”,- дигән бит Муса Җәлил.

- Әңгәмә барышында балаларның табигатьне ничек яратулары, чәчәкләр дөньясы белән таныш булулары һәм аларны үзләренең дә үстерүләре ачык күренде. Алар чәчәкләр турында бик күп җырлар, шигырьләр дә беләләр икән.
Мин кычкырам:
- Саумы, җәй, - дип.
Җәйнең авызы ерылган,
Аллы-гөлле чәчәкләргә
Җәй мөһере сугылган.

Балалар, табигатьне, андагы гүзәллекне саклагыз! Агачлар, чәчәкләр үстерегез! “Матурлык дөньяны коткарыр” – шуны онытмагыз!Әңгәмәбезне шул сүзләр белән тәмамладык. Бик күп сорауларга җавап бирүче – чәчәкләр патшасы – Рузилә Фазлыева билгеләнде, - ди автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев