Мулла Иле Авыл көне туган якка мәхәббәтне, буыннар бәйләнешен тагын бер кат раслады
Җәйнең иң матур мизгелләренең берсе – Сабан туе. Ә менә Мулла Иле авылында быел ул үзенчәлекле төсмер алды. 27 июньдә авыл халкы һәм кунаклар Авыл көне бәйрәменә җыелды.
Һәркем өчен туган җир кадерле. Мулла Иле дә – хезмәт сөючән, милләт җанлы кешеләре белән дан тоткан авыл. Биредән профессорлар, академиклар, җитәкчеләр, шагыйрьләр, җырчылар чыккан. Бүген дә авыл үзенең тарихын, гореф-гадәтләрен саклап яши. Тарихи чыганакларга караганда, Мулла Иленең 786 еллык үткәне бар.

Бәйрәм көнне олысы-кечесе «Каенлык» мәйданына ашыкты. Ерак араларны якын итеп кайткан авылдашлар, сыйныфташлар бер-берсе белән күрешеп, хәл-әхвәл белеште. Бәйрәм хореографик композиция белән ачылып китте. Мәйдан тутырып биюче егетләр-кызларның чыгышы тамашачыларны беренче мизгелләрдән үк бәйрәм рухына чумдырды. Авылга кайткан кунаклар да: «Мондый эчтәлекле һәм матур ачылыш бары Мулла Илендә генә», – дип соклануларын яшермәде. Чыннан да, яшьләребезнең сәләте, дәрте һәм бердәмлеге белән горурланырлык.
Бәйрәмне «Җәмигъ» мәчете имамы Эмиль хәзрәт Җиһаншин азан әйтеп ачты, Коръән сүрәләре укып, ил-көннәребезгә тынычлык теләде. Һәрбарчабызны авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев тәбрикләп, Мулла Иленең соңгы елларда төзекләнүен, матурлануын, яшьләр өчен уңайлыклар тудырылуын билгеләп үтте.

– Биредә тырыш халык яши. Алар эшли дә, матур итеп ял да итә белә. Авыл – илебезнең нигезе. Бердәм булганда гына зур нәтиҗәләргә ирешеп була. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, тынычлык һәм имин тормыш телим, – диде ул.
Мулла Илендә бәйрәмнәрне үткәрүдә авылдашларның ярдәме зур. Спонсорлык күрсәтеп, бүләкләр әзерләүдә, мәйданны төзекләндерүдә алар һәрвакыт актив катнаша. «Күмәк көч – тау күчерә» дигән әйтем монда аеруча урынлы яңгырый.
Бәйрәм спорт уеннары белән дәвам итте. Катнашучылар көянтә белән су ташыды, чаңгыда йөгерде, гер күтәрде, аркан һәм таяк тартты, капчык киеп йөгерде, кашыкка йомырка салып ярышты, чүлмәк ватты, хәтта йон эрләүдә дә көч сынашты.


Мәйданда авылның иң өлкән кешеләре – Госман Хәкимов белән Фирәзә Галиуллина хөрмәтләнде. Шулай ук солдат аналарын һәм яшь әти-әниләрне дә бүләкләделәр.
Бәйрәмнең иң истәлекле мизгелләренең берсе – авылдашыбыз Хәбибулла абыйның тальян гармун моңнары булды. Тальян тавышын ишетүгә өлкәннәр яшьлек елларын искә төшерде, ә яшьләр борынгы моңның сихәтен яңадан ачты. «Шатлык», «Яшьлек» бию төркемнәре һәм «Сүнмәс дәрт» фольклор коллективы, күрше-тирә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышы да көчле алкышларга күмелде.

Гадәттәгечә, бәйрәмнең иң көтеп алынган өлеше – татарча көрәш булды. Келәмгә иң элек малайлар чыкты, аннары үсмерләр һәм яшьләр бил алышты. Үсмерләр арасында Әмир Шәйхуллин, яшьләр арасында Булат Ганиев батыр калды.

Мондый бәйрәмнәр үзеннән-үзе генә тумый. Аны оештыруда авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, иганәчеләр һәм актив авылдашлар зур хезмәт куя. Бәйрәмнең күтәренке рухын булдыруда исә, алып баручы Шәүкәт Миңуллинның өлеше аеруча зур булды. Аның тапкыр сүзләре, җырлары бәйрәмгә ямь өстәде.

Авыл көне Мулла Иленең бүген дә көчле рухлы, бердәм булуыбызны, телебезне һәм мәдәниятебезне саклап, үстерергә тырышуыбызны, татар авылларын яшәтергә омтылуыбызны күрсәтте. Татар авылы яши икән, димәк, туган телебез дә яшәячәк.
Рәзинә Сәйфетдинова. Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев