Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Милли йолалар hәм гореф-гадәтләр елына таянып, Бишнә авылы мәдәният йортында, ел саен балалар белән «Татар халык уеннары» исемле чара уздырыла

Бу инде матур традициягә әйләнеп бара дисәк тә ялгыш булмас.

- Балаларга борынгы гореф-гадәтләрне күрсәтү безнең төп бурычыбыз дип саныйм. Менә быел да өлкәннәр һәм балалар белән әлеге күркәм чараны уздырдык.  Балалар белән элек апа-абыйларыбыз  яшь вакытта уйнаган уеннарын уйнадык, һәтта йон эрләү остаханәсе дә оештырып алдык.  Бишнә совхозында сыер савучы Мөршидә апабыз, без аны "урман баласы" дип йөртәбез, иртән урманга төшеп тәмле, хуш исле себерке бәйләп безгә алып килде, сарык йоныннан җеп эрләп күрсәтте. Азактан ботка, коймак белән сыйландык, урман аланыннан балалар белән җыеп менгән үләннәр белән чәй эчтек. Киләсе елга да шушы чарабызны матур итеп уткәрергә насыйп булсын, -дип сөйли Бишнә мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев