Матур җәй айлары аллы-гөлле чәчкәләре, сайрар кошлары, яшел тугайлары белән генә түгел, тәмледән тәмле җиләк-җимешләре белән дә бай чор
- Табигать анабыз безнең якларда бик юмарт: урман буйларында, тау битләрендә кызарып җир җиләкләре пешә, кара һәм кызыл карлыган, чия, крыжовник өлгерә, кура җиләкләре учларыңа тамам-тамам дип утыра.
Аннан соң инде алмалар, груша-сливалар, шомырт-миләшләр китә... Җыеп кына өлгер! Менә без дә бүген кызлар белән җир җиләге җыярга бардык. Җиләкләрнең эрелегенә, күплегенә ис китәрлек. Сөбханалла,- дип яза Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев