Күгәйдә «Чәчәк ат, гүзәл Татарстан» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате уздырылды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәйдә «Чәчәк ат, гүзәл Татарстан» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате уздырылды

Чара барышында катнашучылар Татарстан Республикасының тарихы, башкалабыз Казан, республикабызның дәүләт символлары белән таныштылар.

Шулай ук Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында әңгәмә үткәрелде.

Туган якны ярату, өлкәннәрне хөрмәт итү, үзара дуслык һәм аңлашу, бер-береңә ярдәмчел булу – күпмилләтле Татарстанда тынычлык һәм татулыкны саклаучы мөһим кыйммәтләр. Туган якны өйрәнү сәгате дә яшь буынга республикабызның тарихын һәм мәдәни мирасын таныту, Татарстан белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Татарстаныбыз чәчәк атсын, ә халкыбыз һәрчак бердәм һәм тату булсын!


Нет комментариев