Күгәй авлы зур югалту кичерә...
Бу доньяда газиз балаңны җир куенына салудан да олы югалту ачысы юктыр
Барыбызга да таныш, ипле, сабыр, тәртипле, ярдәмчел, туган җанлы, әнисе- туганнары өчен җан атып торган, бүгенгесе көндә Украина җирләрендә сугышта катнашкан, үз илебезнең горурлыгы булган, Морза урамында яшәүче авылдашыбыз Гөлфирә апа белән Нургазыйм абый Багаутдиновларнын бердәнбер улларыә, майор Илшат Багаутдиновнын вафат булуы сәбәпле туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз...
Бу доньяда газиз балаңны җир куенына салудан да олы югалту ачысы юктыр.....Раббым тагы да авыр сынау- бәгыреннән өзелеп төшкән, акыллы, тәртипле, тормышта үз юлын табып, үзенең гаиләсен төзегән егетебезнең безнен арадан китүе - олы кайгы, ачы хәсрәт, беркемне дә тетрәндермичә калдырмады. Мондый авыр кайгы беркемнең дә түренә, өенә кермәсен, кайгылар ишек какмасын. Өрлек кебек, имәндәй таза егетләребез, тормышның ямен - тәмен тә тоймыйча, җир куенына керәләр. Бу ачы хәсрәтләрне җиңеп чыгарга, газиз әнисе-Гөлфира апага, газиз әтисе Нургазыйм абыйга, тормыш иптәшенә, туганнарына Аллаһы Тәгаләм көч, күркәм сабырлыклар, түземлек, калган якыннарыгызга исәнлек биреп, башка хәсрәтләр күрергә язмаса иде...
Югалту авыр...сагыну газап....
Илшатның дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылып, актык урыннарын җәннәттә кыл. Укыган Коръән аятьләребез сират күперен кичкәндә җитәкче, тәмугъ утыннан пәрдә, җәннәткә керүләренә сәбәпче, авылдашыбыз Илшатның урыны җәннәт түрләрендә булсын. Сугышлар бетеп ир- егетләребез, туган илләренә, әти- әнисе, гаиләсе , сабыйлары янына исән- имин кайтсыннар иде. Әмиин.
Аяз көнне, яшен суккан сыман
Яман хәбәр бик тиз таралды
Бу хәбәрнең авырлыгы белән
Күк йөзләре кинәт каралды
Груз “Двести” ,- йөрәк өзгеч хәбәр
Өрлек кебек егетләр кайта
Кочып алып сөя алмый ана
Ябык табутларда сабые ята
Ана йөрәге ничек түзә икән...
Чи итләргә утлар капмый шул
Нәрсә инде безнең юату сүзе
Янәседә..., зинһар сабыр бул
Икенче тапкыр ана утлар йота
Икенче тапкыр сагышта яна
Язмыш хәсрәте урап алган
Йөрәк түрләрендә газизе бала...
Югалтуның ачы сагышлары
Йөрәкләрне телгәләп ала
Илшатыбызның ачык, нурлы йөзе
Мәңгелеккә йөрәктә кала
Ильшат....син, батыр бөркетебез
Урының булсын оҗмах түрендә
Синең якты, нурлы күз карашың
Мәңге калыр безнең күңелдә...
Урының булсын җәннәт түрендә. Әмиин
Зөлфия Хәйруллина Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев