Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Көрәк – иң кирәкле эш коралына әйләнде

Кибет киштәләре бушап калды, күпләр эшкә соңга калган өчен шелтә алды, ә «КамАЗ» арендалауныңбер сәгате – 2 мең сумга төшә

Соңгы көннәрдә Яшел Үзән районында карның айлык нормасы яуды. Моның кадәр явым-төшем нәтиҗәләрен бетерү өчен ике атна вакыт кирәк һәм бу ике атна – кар яумаса гына. Һава торышы җәмәгать транспорты эшенә, чүп-чар чыгаруга һәм кибетләргә азык-төлек китерүгә дә аяк чалгандай тәэсир итте.

– 16 гыйнвардан «Коммуналь хуҗалык» МУП хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләде, узган җомга – 19 гыйнвардан, тәүлек әйләнәсе эшләүгә күчтеләр, – дип шәрехли Яшел Үзән МУП җитәкчесе Азат Нигъмәтуллин. – Яшел Үзән урамнарын кардан тулысынча арындыру өчен ике атна чамасы вакыт кирәк булачак, чөнки бүгенге көнгә кадәр без бары тик машиналар юлын гына чистарттык, хәзер аларны киңәйтергә кирәк, әле тротуарлар, социаль учреждениеләргә керү юллары һ.б. бар. Кабат кар ява башламаса, төп участокларны ял көннәренә кадәр чистартачакбыз.

Мәкалә язылган вакытта шәһәр урамнарында 33 махсус техника берәмлеге, шул исәптән, кар чыгаруга керешкән КамАЗлар да эшли иде. «Коммуналь хуҗалык»та 3 КамАЗ бар, калганнарын сәгатенә 2 мең сумга арендаларга туры килә. Кар чыгару өчен биш машина арендага алынса да, бу инде 10 мең сум, ә 8 сәгатьлек эш көненә тапкырласаң, шактый зур сумма килеп чыга. Һәм ике атна дәвамында шулай…

«Коммуналь хуҗалык» муниципаль унитар предприятиесенең һәр хезмәткәренә, 100 проценты да юлларга чыгып, тәүлек буе эшләгәне өчен, чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Беркем дә ниндидер сәбәп­ләрне бар итеп эшкә чыкмыйча калмады, беркем дә сорап китмәде һәм ял алмады. Бу авыр көннәрдә техника белән ярдәм иткән кешеләргә дә рәхмәтемне белдерәсем килә, чөнки без үз көчебез белән генә җиңә алмас идек.

Азат Исмәгыйлевич, шулай ук, күпфатирлы йорт ишегалларын чис­тартуда ярдәм итәргә чык­кан халыкның бердәмлеген билгеләп үтте.

Бу көннәрдә кардан арындыру хезмәтләре ничек эшләде?

Алар төп юлларда һәм җәмәгать транспорты маршрутларында тоткарлыксыз хәрәкәтне тәэмин итүне өстенлекле бурыч итеп куйды. Тәүлеккә уртача 30 берәмлек техника чыкты, шуларның 5есе — оешмалардан, башка шәхси компанияләрдән һәм физик затлардан җәлеп ителгән өстәмә техника. Алга таба социаль учреждениеләргә керү юллары чистартыла.
Алар өченче чиратта кечерәк урамнарны һәм шәхси секторның зур урамнарын кардан чис­тарта.


16 гыйнвардан шәһәр юлларыннан барлыгы 9 мең кубометр кар чыгарылган. Игътибар итегез – чыгарылган ә дистәләгән тапкыр күбрәк чистартылган.
Юллар бозлавыкка каршы эшкәртелгән.


Хөрмәтле укучылар, игътибар итегез, «Коммуналь хуҗалык» МУП сезнең йортларыгызга хезмәт күрсәтүче оешмаларның гаризасы буенча гына ишегалларын чистарта. Шуңа күрә, ишегалдын җыештыру буенча барлык сораулар белән нәкъ менә сезнең торак милекчелегенә яки торак компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бу атна башында безгә яхшы хәбәр килеп иреште – Татарстан Рәисе муниципалитетларга махсус коммуналь техника ачкычларын тапшырды. Атна ахырына кадәр 5 берәмлек техника безнең Яшел Үзән районына кайтырга тиеш. Бу – автогрейдер, кар җыючы һәм ике фронталь йөк төягечле комби-юл машинасы. Коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә, барлык гаризалар оператив рәвештә эшкә юллана.

Яшел Үзән районы җирлекләрендә башланган хисап сессияләреннән файдаланып, авылларыбызда хәлләр ничек икәнен белергә булдым:

Фиргать Биктаһиров,
Акъегет.

– Быелгы карларга шатланып кына торабыз, чөнки язлар да җитә, суга сусаган җиребезгә шифалы, файдалы сулар булыр, ин шә Аллаһ! Ә юлларга килгәндә, авылыбызда юллар чиста, сөбханАллаһ. Шәхси тракторлары булган авылдашларыбыз Ренат Нигъмәтуллин белән Фирдүс Сәмитовларга мең рәхмәт, бервакытта да «юк» дип тормыйлар, чакыруга килеп, чистартып та куялар.

Әсхәт Садыйков,
Юынчы.

– Бөтен юлларыбыз чип-чиста, күз тимәсен. Кунаклар курыкмыйча кайтсын, машина белән рәхәтләнеп йөреп була. Айрат белән Илнур Хәйруллиннар оештырып, тракторларны алып килеп, бөтен юлларны ачтылар, рәхмәт аларга!

Җәүдәт Сафиуллин,
Бакырчы.

– Әлһәмдүлилләһ шөкер, без дә Бакырчыда карга батып ятмыйбыз – авылдашларга, Илдар Хәмитов, Альберт Бикмуллин һәм башка гаиләләргә олуг рәхмәт. Халкыбыз бердәм, шул егетләргә «рәхмәт» сүзләрен кызганмыйча, чыгып-чыгып дога кылалар.

Рәмзия Заһидуллина,
Күгәй.


– Быелгы кыш, сөбхан­Аллаһ, бик үзенчәлекле булды, нәкъ безнең бала-чагабыздагы кебек: көчле кар яуды, буран дулады, себерде, өерде. Шушы буранлы көннәрдә дә безне чиста юллардан йөртүче авылыбызның күмәк хуҗалык рәисе Ирек Хәйруллинга, трактористлар: Рафил Мифтаховка, Илнур Хәйруллинга, Рамил Гыйләҗевка, Равил Гыйззәтуллинга, Рәис Абдулхаевка, Шәүкәт Гыйләҗевка олуг рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Шундый изге эшләре өчен Аллаһ Тәгалә үзләрен дә олыласын, зурласын. Рәхмәт сезгә, егетләр!

Флюрә Шәйхетдинова,
Күгеш.

– Кыш карлары белән, бураннары белән матур ул. Кар яуса элек «уңыш ява» дип шатлана идек, хәзер дә шөкер итәргә кирәк. Без бер дә аптырамыйбыз, кар мул итеп яуса да, улым Флюр тракторына утыра да ялт итә. Үзебездә генә түгел, тирә-як күршеләрнең дә урамын, капка төпләрен чистартып куя. Якында гына ФАП урнашкан, аңа да юл ача, шөкер. Аннары сельсоветыбызга трактор да бирделәр бит, шул трактор белән Илдус Садриев урамнарны чис­тартып куя, башка егетләр дә булыша, рәхмәт аларга барысына да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев