Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Китап дигән зур хәзинә сакчысы

Күңелеңә ятышлы һөнәр табу һәм аңа гомер буе тугры калу җиңел түгел.

Кайчандыр китапханәче һөнәрен сайлап, Зөлфирә Касыймова үз тормышын туган авылына, китап укучыларга багышлый.

Зөлфирә Хәйдәр кызы 1958 елда Олы Ачасыр авылында туа. Ачасыр урта мәктәбендә укый. 1979 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаганнан соң, яшь кыз тәүге тапкыр туган авылында китапханә бусагасына аяк баса.

Белешмә: китапханә турында беренче тапкыр 1924 елда искә алына. 1924 елда ул өяз китапханәсе була һәм бу өязгә кергән башка китапханәләр өчен база булып тора.
Эш сөючәнлеге, һөнәри күпкырлылыгы, яраткан эше белән мавыгуы аңа кырык елдан артык Олы Ачасыр китапханәсендә эшләргә һәм укучыларның берничә буынын тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

– Озак вакыт бер урында эшләгәндә төрлесе була: шатлыгы да, күңел төшенкелеге дә, һәм боларның барысы да соңыннан илһамлану белән алмашына, –
дип уртаклаша Зөлфирә Касыймова. – Әгәр дә мине монда нәрсә тоткарлады дип сорасагыз – китапларга, туган як тарихына мәхәббәт һәм кешеләр белән аралашу, дип җавап бирәм.

Үз эшенең остасы Зөлфирә Хәйдәр кызы гади авыл китапханәсен мәдәният үзәгенә һәм халыкның яраткан аралашу урынына әйләндерә алды, анда һәр укучы күңеленә хуш килерлек китап таба, укыганнары турында фикер уртак­лаша, кирәкле сүзләрне һәм киңәшләрне ишетә ала.


Зөлфирә Хәйдәр кызы авыл мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы һәм Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография музее белән тыгыз хезмәттәшлек итә, уртак якты бәйрәмнәр, очрашулар, мас­тер-класслар, әдәби-музыкаль кичәләр оештыра. Күп еллар китапханәдә өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын файдалы һәм эчтәлек­ле итеп оештыру максатыннан «Ханым-солтаным» клубы эшли.


Зөлфирә Касыймова үз эшендә туган якны өйрәнүгә аерым урын бирә. Китап­ханәдә татар халкының милли-мәдәни көнкүреше почмагын булдыра һәм туган авылы, чишмәләре, танылган кешеләр тарихы турында бай материал туп­лый. Туган якны өйрәнү эшенә һәрвакыт яшь укучыларны җәлеп итә, шуның белән үсеп килүче буында кече ватанга мәхәббәт тәрбияли.

Язмам героеның тагын бер мавыгуы бар – эштән буш вакытта ул туган якны өйрәнү темаларына хикәяләр, шигырьләр, очерклар яза. Аның иҗади эпитетларының берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Китапханәдә
Тып-тын заллар, китап кыштырдавы,
Сихри тынлык били күңелне,
Мөхәммәткә Коръән иңгән кебек –
Илаһи бу тынлык аша җанга
Гыйлем нуры иңә түгелме?
Кеше күңеле гел яктылык эзли,
Яктылыктан ахыры яралган-...җаннар да бит җиргә
Юктан гына түгел,
Ә илаһи нурдан таралган.
«Укы!» дигән аваз иңгән Җиргә,
Пәйгамбәргә күктән иң элек –
Китапларны үзенә юлдаш итеп,
Гыйлем юлын сайлар
Кешелек!

Бер урында 44 елдан артык хезмәт юлы... Мондый кешеләр турында, алар тормышта үз һөнәрен тапкан, дип әйтәләр. Чөнки китап­ханә тормышы, Зөлфирә Хәйдәр кызы сүзләренчә, күпкырлы, ул үзе бер дөнья.
Аннан аларга зур байлык ышанып тапшырылган. Алар китап дигән зур хәзинәнең сакчысы, хуҗасы. Алай гына да түгел, китапка мәхәббәт уятучы.

– Грамоталы, эрудицияле, китапханә эшенең барлык нечкәлекләрен бик яхшы белүче белгеч Зөлфирә Хәйдәр кызы һәрвакыт үзенең белеме һәм тәҗрибәсе белән дә уртаклаша, – дип шәрехли Яшел Үзән муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры СВЕТЛАНА УЛЬДАНОВА-БАЯЗИТОВА. – Бу бик мөһим, чөнки мондый хезмәт эстафетасы китапханә эшенең профессиональ культурасын һәм традицияләрен сакларга һәм арттырырга ярдәм итә. Хезмәттәшебезне лаеклы ялга озатканда, Зөлфирә Хәйдәр кызына ныклы сәламәтлек, иминлек, оптимизм һәм актив озын гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев