Күгеш – әрә арасы, юлны ничек саласы...
Халык җыеннары башланды. Быел әлеге «сезонны», кем булсын инде тагын, Күгеш булмыйча, диярсең әлбәттә, үзенең яңа ачылган күп функцияле үзәгендә, җиңел аяктан, әлеге җирлек ачып җибәрде.
Авыл халкы ул элеп алып, селкеп тә сала һәм рәхмәтле дә була белә. Бик күпләр үзара гына «чәйнәргә» кыйган мәсьәләләрне шундый җыеннарда кычкырып әйтә белүчеләр, һичшиксез, һәр авылда бар, диярлек. Биредә дә, кем әйтмешли, прәннеге дә булды, камчысы да. Әмма, ни генә дисәң дә, күгешлеләрнең үз башлыкларын яратулары һәм хөрмәт итүләре – бәхәссез. Бу ихтирамның «взаимно» булуы да күренеп тора.
Минем башка иң беренче килгән уй: «Яңа клубка да тутырып килмәгәннәр инде», булды. Чөнки иске бинадагы узган халык җыеннары белән чагыштырганда халыкның азрак булуы күзгә ташланды. Таҗлы вирусның да гаебе юк түгелдер, кешеләр өйдә утыруны кулайрак күрә хәзер һәм гаепләп тә булмый – вакыты шундый. Шулай да, күңелендәгесен әйтергә теләүчеләр залда иде. Иң беренче булып Айдар авылы имамы Юныс хәзрәт Гарифуллин сүз алды һәм ул аны җылы теләкләрдән башлады:
– Өч авылга хезмәт күрсәтүче фельд шерыбыз Фәния Гыйззәтуллинага зур рәхмәт, чын күңеленнән, бирелеп эшли. Төн уртасында кирәк булса, ирен уятып, үз машиналары белән район үзәгенә дә илтә. Бик рәхмәтлебез, – диде ул. – Тагын бер рәхмәт Равил Бәхтияровка, аның шулай ук, сораганда беркайчан да ярдәм итми калганы юк. Һәм тагын бер гозеребез бар аңа. Авылга тагын бер өстәмә чүп савыты урыны кирәк иде. Алайса чүп-чар авыл буенча очып йөри. Зинһар, булдырыгыз әле шуны! Һәм инде безне шаккатырган нәрсә – юл салу мәсьәләсе: нинди хәл бу? Ул юлны ничек кыш көне салалар соң? Инде хәзер ул ташларны ни трактор эттерә алмый, ни машиналар керә алмый!
Әйе, узган ел ахырында биредә шундый аңлашылмаучылык килеп чыккан икән: юл салырга тиешле подрядчиклар җирлек башлыгы Альберт Гатауллинны уңайсыз хәлдә калдырган, билгеләнгән срокларда килеп, эшләрен үтәмәгән. Хәзерге вакытта алар белән килешү өзелгән һәм юл, агымдагы елда, тиешле вакытта ясалачак.
Күгеш – Әрә арасында таш юлның барлыкка килүе өчен күп тырышлык һәм финанс ярдәме керткән Гөлшат Шакирҗанова бу юлы да битараф кала алмады.
– Бу аерым, бер авылда да булмаган проект буенча төзелгән мәдәният йорты безнең йөзебез, дәрәҗәбез. Ул хәзер өч авыл өчен дә уңай урында. Бу бик зур эш булды. Альберт Альфредович, әле көчең дә, яшең дә җитәрлек, озак еллар җирлегебез башлыгы булып эшлә. Һәм район җитәкчелегенә дә әйтәсем килә: шундый булдыклы җитәкчегә ярдәм итеп торырга кирәк, – диде Гөлшат ханым, президиумда утыручы район башкарма комитет җитәкчесе Ильяс Ганиевкә мөрәҗәгать итеп. – Инде килеп, шул Әрә юлы турында. Без бит асфальт юл сорамыйбыз. Очсызракны ясагыз! Иптәш Ганиев, менә җыенга килде дә, әйткән сүзен үтәде, дип әйтерлек итегез әле!
Мондый мөрәҗәгатькә Ильяс Рәси мо вич, әлбәттә, җавапсыз кала алмады:
– Ул юл сезнең дә, безнең дә иң авырткан җиребез. Әмма бу бик катлаулы мәсьәлә. Без аны нинди дә булса программага тыгарга тырыштык, быел да тырышачакбыз. Әмма булачагына ышандырасыбыз килми. Монда хәзер сезгә буш вәгъдә биреп китү, шулай ук, эш түгел. Аны финансларлык теләсә кайсы программага кертеп булмый, чөнки Әрәдә яшәүчеләр аз, ә юл төзү бик зур чыгымнар сорый торган. Шулай да тырышачакбыз.
Күгеш җирлеге җыенында Шамил хәзрәт Мисбаховның чыгыш ясамый калганын хәтерләмим мин. Бу шулай булырга тиештәдер. Халык гозерен, зарын авылда башлыктан соң икенче кеше җиткермичә, тагын кем яңгыратсын инде? Ул шулай ук, сыйфатсыз башкарылган юл эшләрен тәнкыйтләде.
– Син бер чакрым сал, әмма яхшы итеп сал! Фәлән хәтле юл төзелде дип, хисап бирү өчен түгел, – диде Күгеш имамы. – Тагын бер мәсьәлә бар: Әрә юлына фонарь куеп буламы? Караңгы вакытта ничек төшәргә дә, ничек менәргә анда? Аннары, зират юлын да карыйсы иде, җәмәгать, бик кирәк, бергәләшеп эшлисе иде шуны. Һәм, барыбызны да борчый торган пандемия турында. Аңа каршы ил белән күтәрелмәсәк, җиңеп булмаячак, ә моның өчен прививка ясатырга кирәк.
Гаеп үзебездә, мин фәлән, мин ни... дип, сузып йөрибез. Агач әрҗәләрдә ничә мәет җирләдек?! Флюорография машинасы килгәч, һәрберебез керәбез дә чыгабыз. Беркем каршы түгел. Бу да шуның кебек бит инде. Күмәк булып кына җиңә алачакбыз. Җирлек башлыгы Альберт Альфред улына шулай ихлас тырышып эшләве өчен рәхмәтлебез! Кирәк икән, тракторына да утыра, карын да эттерә, бөтен эшләрдә үзе башлап йөри. Бу бина да аның схемасы буенча, безнең халыкка җайлы булырлык итеп эшләнде.
Күгештә мондый күпфункцияле үзәкнең тиз срокларда төзелеп, куллануга тапшырылуы зур вакыйга булды. Альберт Гатауллин хисап докладында да бу турыда һәм аның янында гына барлыкка килгән заманча спорт мәйданчыгы, шулай ук, алга куелган максатларның берсе булып торган парк төзелеше турында әйтеп узды. Җирлектә үзсалым акчасына һәм төрле программалар буенча да шактый эшләр башкарылган. Юлларга таш җәелгән, урамнарга яктырткыч лампалар куелган. Быел биредә үзсалым акчасын 18 яше тулган һәр кеше башыннан 1000 сумнан җыярга килешкәннәр. Бу районыбызның кайбер җирлекләре белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Димәк, дәүләт тупланган сумманы дүрткә тапкырлагач, ул шактыйга артачак һәм күбрәк мәсьәләләрне дә хәл итеп булачак дигән сүз. Проблемасыз авыл юк инде ул. Күгеш җирлегендә дә бу юл гына түгел, бүтәннәре дә бар.
– Әрә авылы су башнясының лицензиясе юк, ә аңардан башка судан файдаланырга ярамый. Күгештәге башня да искергән, 1970 елгы. Аны ничек тә «Чиста су» программасына кертеп, яңартасы иде, – дип, дәвам итте хисап докладын Альберт Гатауллин. – Айдар авылында балалар мәйданчыгы җире рәсмиләштерелде һәм җиһазлар сатып алынды, агымдагы елда аны урнаштырачакбыз. Җирлектә халыкка көнкүреш хезмәтләренең барысы да күрсәтелә. Узган җәйдә ике авылда көтү тиешенчә көтелмәде. Айдарлылар бу эшне чират буенча башкарды. Өч авылга 335 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 75е савым сыерлары.
Аларның санын киметмәсәк, авыллар яшәсен иде. Хисап елы җиңелләрдән булмады, беләсез, таҗлы авыру аркасында якыннарыбызны да югалттык. 2021 елда 17 кешене җирләдек, ә туучылар саны нибары – 1. Җирлек тормышында актив катнашып, ярдәм итеп яшәүче һәм күмәк хезмәтләрдә битараф калмаган авылдашларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Терлек асрау дигәннән, Гомәр Хәсәнов та торып басып, бу темага тукталды:
– Күгеш көтүендә 26 сыер калды. Аны киметергә була, ә нигә арттырмыйлар соң? Чөнки аны печән белән генә асрап булмый. Җиһаншиннан силос сорыйбыз, шуны бирә алмыйлар, базда череп ята!
– Бу сорауның күтәрелгәне юк иде әле. Теләүчеләр булса, мөрәҗәгать итегез, заявка бирегез, атна-ун көн эчендә хәл ителә торган мәсьәлә бу, – дип җавап бирде «Красный Восток Агро» ширкәтенең Яшел Үзән районы филиалы җитәкчесе Әмир Җиһаншин.
– Автобуска урын да ясап бирдем инде, кая соң ул автобус? Авылда картлар гына калды, хет көненә бер тапкыр йөрсен иде, ә Казанга атнага бер булса да ярар, – дип дәвам итте Гомәр Хәсәнов.
– Автобус маршруты ачып карадык бит инде. Автобус тукталышта кешеләр көтеп тора, ә сез сызгыртып кына таксига утырып китәсез. Беркем дә үзенә зыянга эшләмәячәк, – диде җирлек башлыгы Альберт Гатауллин.
Күгештә җыен җанлы үтте. Әлбәт тә, язма аша кешеләрнең тавыш инто нацияләрен дә, йодрыкка йомарланган куллары белән болгап сөйләгән эмоцияләрен дә биреп булмый, укыганда аларын үзегез күз алдына ки терергә тырышырсыз инде. Ә ахырда, гадәттәгечә, тырыш, активларга җирлек һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев