28 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Бу ял көннәрендә Татарстан мәктәпләрендә дезинфекция чаралары белән генераль җыештыру үткәреләчәк
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.
-
Яшел Үзән районы 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында алкогольле продукция сатуның җирле базарларындагы хәлне бәяләү күрсәткечләре буенча рейтингта 5нче урында
Рейтинг республиканың 45 районы арасында 11 күрсәткечтән формалаша. Безнең район түбәндәге күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны алды:
-
Михаил Афанасьев Осиновада төзелеш барышын карады
Күчмә киңәшмә барышында Яшел Үзән районы башлыгы катнашында Осиново авылында төзелә торган торак йортларда, аерым алганда, "РАФФ" ҖЧҖ, «Радужный» һәм «Удачный» торак комплексында булдылар.
-
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны буенча тәүлек эчендә антирекорд куелган
Татарстанда узган тәүлектә 412 яңа коронавирус очрагы теркәлгән. Бу-пандемия башланганнан бирле республикада авыручыларның рекордлы саны.
-
Гражданнар сугышы ялкыны безнең якларда
Тарихны искә төшереп китүдән башлыйк.1918 елның 7-8 августларында Каппель гаскәрләре һәм ак чехлар Казанны ала. Кызыллар белән акларның фронт линиясе Ослан тавы буенча уза һәм Иделнең теге ягында Красная Горка (хәзерге Юдино) станциясе белән янәшә бара.
-
Михаил Афанасьев һәм Яшел Үзән районы командасы «Бердәм Россия»Татарстан бүлегенең XXXIV региональ конференциясе эшендә билгеләп үтелде
Казанда «Бердәм Россия»нең XXXIV региональ конференциясе узды . Анда РФ Федерация Советы вице-спикеры, партиянең Генераль Советы Секретаре Андрей Турчак, «Бердәм Россия» Югары советы Бюросы әгъзасы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, партиянең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, "Бердәм Россия" партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе секретаре, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, шулай ук төбәк бүлекчәләре делегацияләре катнашты.
-
Мулла Илендә узган хисап сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ тәкъдим итәбез
Мулла Иле авылында җирлек башлыгының хисап сессиясе узды. Илдар Сәлахиев чыгышында узган елга нәтиҗә ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде.
-
Күгеш – әрә арасы, юлны ничек саласы...
Халык җыеннары башланды. Быел әлеге «сезонны», кем булсын инде тагын, Күгеш булмыйча, диярсең әлбәттә, үзенең яңа ачылган күп функцияле үзәгендә, җиңел аяктан, әлеге җирлек ачып җибәрде.