Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карәтмән авылында бик матур дини бәйрәм – Мигъраҗ кичәсе булып үтте

Кичәдә анда укучы шәкертләр һәм авыл халкы катнашты.

Башта авыл имамы Әхтәм хәзрәт Ибраһимов вәгазь сөйләде. Мигъраҗ кичәсе, Исра турында тәфсилләп аңлатты. Аннан шәкертләр Коръән укыды. Соңыннан әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте.

Шәкертләр Коръән укыганда авыл әби-апаларының күзләрендә яшь иде. Үзеңнән яшьрәк кешеләрнең матур итеп Коръән укуы күңелгә бик тәэсир итә бит ул! Үзеңнән соң догачылар калу – иң кирәклесе.
Дөньяга тынычлык, сугышлар бетүен теләп, теләкләр әйтелде, әрвахлар рухына догалар кылынды.
Бу Рәҗәб аенда мәчеттә шундый ике дини бәйрәм үтте.

Кичәне үткәрүчеләргә, килгән кешеләргә, Әхтәм хәзрәтебезгә, авыл халкына, барлык шәкертләребезгә, булышкан кешеләребезгә Аллаһ рәхмәте яусын! Әәмиин.

Ихтирам белән, остазлары Сөмбелә апа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев