Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карагуҗа Сабантуенда ни өчен халыкны шулай мысскыл иткәннәр

Быел Сабантуйга бик дулкынланып әзерләндек.

Казанда утыручы депутатыбыз да фәлән кадәр акча биргән дип сөйләделәр. Карагуҗаның спонсорлары да, яшьләре дә бик активлар. Үзләреннән мул гына өлеш чыгаралар. Җитмәсә, безне – элеккеге Совхоздан озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан сыер савучыларны, терлекчеләрне авыл җирлеге шалтыратып бәйрәмгә чакырды. Әлбәттә бардык. Рәхмәт хаты да язганнар, һәрберебезгә бүләк итеп пакет та тапшырдылар.

Көн салкынча булгач, ахыргача тормадык, безне дә шулай зурлауларына горурлык хисләре кичереп, өебезгә кайтып киттек. Чынлап менә күңелгә рәхәт иде. Кайт­кач киленем пакетны ачты да:

«Әни, соң бу бит Сабантуйга дип үзебез биргән сөлге», – дип әйтеп куймасынмы!

Егылыплар китә яздым. Хикмәт сөлгедә түгел, чүпрәк-чапрак күп инде хәзер һәркемдә дә. Без бит аны уенчыларга дип биргән идек. Соң шунда бер кап чәй салсалар да күңел булыр иде.

Шулай итеп, үз бүләгебез үзебезгә кире кайтты. Хәзер сезгә боларны көлеп сөйләсәм дә, чынлыкта бу күренеш күңелне кайтарды. Өлкән кешегә күп кирәкми дә инде, кешечә игътибар да җиткән булыр иде. Ни кызганыч...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ятсыз инде бездэ халык,шундый матур итеп бэйрэм ясадылар халыкка.Кеше хаман начарлык эзли.Жаныем,солге ярамаган,озын телле киленен алып бирсен иде заварканы. Солге биру, исемегезне ботен кеше алдында эйтеп чакырып чыгару ихтибар тугел мени сон ул.Доньяда сугыш бара,кешенен гэзизлэрен япь яшь балаларын алып кайтып кумэлэр,э сезгэ Ихтибар житмэгэн.Просто оятсызлык инде бу