Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Камал артистлары Әйшә мәктәбендә

Күңелле традицияне дәвам итеп, Әйшә урта мәктәбендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Фәнис Җиһанша һәм яшь артистлар Ләйсән Гатауллина, Зөфәр Нуретдинов белән очрашу булып узды.

💥💥Моның сәбәбе дә бар иде, чөнки безнең мәктәп укучылары ел саен «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналы белән берлектә үткәрелә торган республикакүләм «Сәйяр» театр фести ва лендә катнашып килә һәм призлы урыннар яулый. Чарабызның максаты да укучыларны сәхнә серләренә төшендерү һәм театр дөньясына алып керү иде. Килгән кунакларыбызга татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына багышланган җырлы-биюле «Аулак өй» күренешен уйнап күрсәттек. Алар безгә үз киңәш ләрен бирде, сәх нәдә үзеңне ничек тотарга, сөйләү һәм сәхнә куль турасына, башкару ос талыгына игътибар итәргә кирәклегенә тө шендерде. Үзләре дә безгә мастер-класслар күрсәтте.

Фәнис әфәнде укучыларга күбрәк сәхнә серләрен төшендерсә, Зөфәр Нуретдинов әкият геройларының характерларын, үзенчәлекләрен хәрәкәтләр белән аңлатып күрсәтте. Чын артист тарафыннан ясалган һәр хәрәкәт искиткеч төгәл һәм матур килеп чыкты. Укучыларда да артистларча уйнап карау теләге уянды.

 
⚡⚡Чарабызның икенче өлешендә мәктәбебезнең «Яшь каләмдәш» клубына йөрүче яшь журналистлар кунакларыбыздан интервью алды. Әңгәмә, аралашу шундый җылы һәм эчтәлекле узды. Артистларыбыз бер сорауны да игътибарсыз калдырмады, аларга бик теләп җавап бирде. Яшь журналистларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга бик тиз җавап тапты. Шушы чарадан соң, очрашуда катнашучы укучыларда театр белән кызыксыну тагын да артты. Кем белә, бәлки мәктәбебездән киләчәктә танылган артистлар чыгар әле. Насыйп булсын!

Эльвира Бачкова,
Әйшә урта мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев