Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Йөреп кайтырмы дип, исән – сау, Көтә ана, көтә сабыен...

Әйе аналардан да артык, аналардан да өзелеп көтүче юктыр ул газиз баласын.

Ул көтә.... елый....уйлана...йокысыз төннәр башлана....
Көткән кеше өчен озак булса да, бер ел вакыт сизелмичә дә узып китә. Кыскасы, берәүләр кайта, икенчеләре китә.

 
⚡⚡- Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Яшьлек" бию төркемендә биеп үскән авылыбызның бик акыллы егете Гарифуллин Аяз Ватан алдындагы бурычын үтәп, намуслы хезмәт итеп, туган авылыбызга исән - имин әйләнеп кайтты, Аллаһка шөкер.🙏 Хәлим абый белән Исламия апаның бүген иң шатлыклы көне. Әти белән әни бу шатлыклы көнне, айларны, көннәрне, сәгатьләрне, минутларны санап көтә. Моны улын армия сафларына озатканнар гына аңлый торгандыр.


Без Аязны әти-әнисе, туганнары, дуслары янәшәсенә исән-имин кайтуы белән ихластан тәбрик итәбез. Аңа алдагы көнендә бәхет - шатлык, озын гомер телибез. Хәлим абый белән Исламия апага - Илне, Ватанны сакларлык, ышанычлы ул үстергәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Ил барда – егет хур булмас, диләр. Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар. Дөньялар тыныч, Илебез күге гел аяз булсын иде,- дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев