«Җиңү!!! Без чемпионнар!!! Әйе! Әйе! Тагын бер тапкыр, әйе!!!
Без моңа озак вакыт килдек! Ниһаять!!!» - дип сөенә Норлат мәктәбе.
9 апрель көнне Татарстан Республикасы мәктәп волейбол лигасы, «көнбатыш " зонасы уеннары узды. Ярышларда ТРның төрле районнарыннан 8 команда катнашты: Буа, Югары Ослан, Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч һәм, әлбәттә, Яшел Үзән! ☺Барлык командалар да бик яхшы әзерләнгән, матур һәм мавыктыргыч уен күрсәтте
.
Финалда безнең кызлар һәм Кайбыч районы Федоровка урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы очраша (узган елгы чемпионнар). Нинди кызу уен иде бу!!! Авыр көрәштә безнекеләр 2:1 исәбе белән җиңү яулады.

Турнир нәтиҗәләре:
1 урын - Яшел Үзән районы Нурлат урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын - Кайбыч районы Федоровка урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын - Кама Тамагы районы Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Исегезгә төшерәбез, мәктәп волейбол лигасының мәктәп этабына 800дән артык команда заявка биргән була, әмма хәзер алар нибары 6 гына калды!
Тиздән, май аенда, финал уеннары узачак.
Шуңа күрә, ял итәргә һич кенә дә вакытлары юк. Норлат мәктәбе командасына бары тик уңышлар телибез!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев