Игелекле хезмәткә рәхмәт: Норлат укучылары фронтка ярдәм итте
Норлат мәктәбенең 9А сыйныфы укучыларына һәм сыйныф җитәкчесе Абзалова Светлана Сергеевнага 10 июнь көнне маскировка челтәрләре үрү буенча хезмәт десантында актив катнашканнары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Барысы 5 волонтер булсалар да, бер смена эчендә бер маскировка челтәре әзерләп куйдылар. Бу – сезнең тырышлыгыгызның, бердәмлегегезнең һәм ярдәмчел булуыгызның ачык дәлиле.
Игелекле хезмәтегез, битараф булмавыгыз һәм зур ярдәмегез өчен чиксез рәхмәт! Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм һәрвакыт шулай актив булып калуыгызны телибез!
Роза Ягудина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев