Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында гражданнарның үзара салымы программасы буенча иң актив авыл җирлекләре аталды

2022 елда, республика ярдәмен исәпкә алып, үзара салым программасы буенча салым җыю суммасы 56,2 млн сум тәшкил итте.

Олы Яке авыл җирлеге йөз процент үтәлеш күрсәтте, биредә халык 430 мең сум җыйды, шулай ук 1 миллион 720 мең сумлык республика ярдәме алынды. Бу суммага таш сатып алу, чокырларны ямау, агачларны кисү, яктырткыч урнаштыру һәм зиратларны төзекләндерү эшләре башкарылды.

Акъегет авыл җирлегендә, республика ярдәмен исәпкә алып, 1211500 сум акча җыелды. Бу акчаларга җирлектә вак таш алганнар һәм урамны яктыртканнар.

Районның зур авылларында: Осиново, Васильево һәм Карамалы Тау авылларында яшәүчеләрнең активлыгы түбән.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хисап сессиясендә җирлек башлыкларына агымдагы елда эшне дәвам итәргә кушты:

- Җирлекләрнең хисап сессияләре барышында без халыкны ниләр борчуын яхшы күрдек. Нәкъ менә халык тәнкыйтьче дә, ярдәм итүче дә. Алар белән очрашып, проблемаларны хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Без - муниципалитет ярдәм итәргә әзер. Иң мөһиме һәр нәрсәнең нәтиҗәсе булырга тиеш, - дип ассызыклап үтте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев