Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Якташларга ярдәм

Норлат янгын сүндерүчеләре мобилизацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм оештырды

«Норлат» аерым посты җитәкчесе Илдар Сабиров һәм бүлекчәнең бөтен шәхси составы якташлары өчен гуманитар йөк җыюда актив катнашты. Җылы әйберләр, кием, беренчел кирәк-яраклар һәм бал – барысы да, кем әйтмешли «мир» белән җыелды.

Күп кенә Норлат янгын сүндерүчеләренең туганнары, танышлары, дуслары мобилизацияләнгән. Шуңа күрә монда әлеге акциядән берәү дә читтә калмаган. Барыннан да элек, гуманитар товарлар илтүне оештыручы кешеләр белән элемтәгә кергәннәр. Аннары билгеләнгән көнне җыелган әйберләрне Яшел Үзәнгә алып килеп тапшырганнар.

 
📌📌Барлык гуманитар ярдәмне тиешле урынга җибәргәннәр инде.
«Бу бит безнең егетләр. Без аларга булышырга телибез. Һәм ярдәм итәчәкбез, – ди «Норлат» оешмасы җитәкчесе Илдар Сабиров. – Безнең өчен иң мөһиме – өйләренә исән-сау кайтсыннар!»

 Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм Норлат авылы ветераннар советы әгъзалары да фронтка мобилизацияләнгән якташларына яңа ел посылкалары өчен товарлар туплады.
Махсус хәрби хәрәкәттә катнашучыларга кирәкле әйберләр һәм продуктлар авыл дашларының ярдәменә сатып алынган. Шушы көннәрдә посылкалар безнең егетләребезгә почта аша җибәреләчәк.
 

Фронтовикка Яңа ел бүләге» хәйрия акциясен хуплаган барлык якташларыбызга зур рәхмәт белдерәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев