Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сәяс Кыям улы Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

Күптән түгел Сәяс Кыям улы Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе 30 еллык юбилеен билгеләп үткән иде. Әлеге чарага төрле елларда гимназияне җитәкләгән җитәкчеләр, балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучылар, хәзерге һәм күптәнге укучылар, аларның әти-әниләре дә җыелды. Һәрвакыттагыча ихлас чыгыш­лар, йөзләрдә елмаю, рәхмәт сүзләре күп булды...

Сер түгел, бүгенге көндә балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирергә мөмкинлекләр күп. Бигрәк тә Казанда, башкала тирәсендәге районнарда яшәүче әти-әниләр рәхәтләнеп җаны теләгән уку йортын сайлый ала. Гомуми белем бирү мәктәпләре, спорт, музыка белән шөгыльләнү өчен махсус мәктәпләр республикабызда җитәрлек. Шуңа да кайбер әти-әниләр артык сайлау белән мавыгып китә: баланы шәһәрнең бер читеннән икенче читенә йөртә, кулъяулык алыштырган кебек мәктәп алыштыра…

«Җаны теләгән – елан ите ашаган» дигәндәй, теләсәк, без дә балаларны шәһәр үзәгендәге, кайберәүләр «текә, шәп» дигән уку йортларына бирә ала идек, әмма безне Осиново гимназиясе барлык параметрлары белән дә канәгатьләндерә. Киресенчә, әле без үзебез күпләрне анда килергә өндибез. Беренчедән, гимназия зур түгел, балалар саны да артык күп димәс идем, шуңа да һәр укучыны, аның әти-
әниләрен, әби-бабасын, гомумән, гаиләсен беләләр, балага шәхси якын килеп белем һәм тәрбия бирәләр. Икенчедән, укытучылар да үз хезмәтенә бөтен күңелен-җанын биреп эшләүчеләр. Без аларны кайчак шаяртып «совет чоры укытучылары» дип югары бәя бирәбез.

Билгеле, 1994 елдан гимназиядә шактый җитәкчеләр алышынган. Гимназиягә нигез салган Вәсилә Ярхәмовага алмашка Илшат Сафин килгән. Аннан соң 8 ел дәвамында Фаил Абдрахманов җитәкләгән. Ә инде бүгенге көндә җитәкчелек вазифаларын тәҗрибәле, булдыклы Гөлинә Саттарова алып бара. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк: һәр җитәкче дә бүгенге көнгә кадәр гимназиянең төп юнәлешен саклап, үстереп килде. Гөлинә Рөстәм кызы да ныклы белем һәм милли тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы эшли. 2024 елда башкарылган капиталь ремонттан соң гимназияне танырлык та түгел: халкыбызның милли бизәкләре, орнаментлары заманча бинаны тагын да затлы, зәвыклы итә...

Район, авыл җирлеге җитәкчелеге һәм ата-аналар белән булган беренче очрашу-җыелышта ук аның: «Мое выступление будет на татарском языке» диюе, бик күпләрдә горурлык һәм соклану хисләре уятты. Гимназиядә барган үзгәрешләргә дә исең китәрлек: бина эчендә ясалган ремонт, территориясенең ялт итеп торуы, укытучыларның һәм укучыларның бердәм формада йөрүе дә күзгә һәм күңелгә аеруча бер рәхәтлек бирә. Гимназия кабинетларын «Үсеш ноктасы» программасы буенча укытуга яраклы итеп үзгәртеп кору да тиз арада һәм уңышлы башкарылды. Укыту процессына яңа ысуллар һәм заманча технологияләр кертүгә юнәлдерелгән әлеге программа да гимназиядә уңышлы нәтиҗәләрен, һичшиксез, күрсәтер әле. Дәрестән тыш чараларда халкыбызның бай мирасына, рухи-әхлакый, экологик, патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирелә. Укучылар тарафыннан әзерләнгән спектакль, музыкаль номерлар, эчтәлекле чыгышлар – моның ачык мисалы.

Язманың дәвамын газетабызның №3 (24 гыйнвар, 2025) санында укырга мөмкин.
 

Нәзирә Гыйззәтуллина,
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы,
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эксперты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев