Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Герой якташлар мәңгегә хәтердә!

Норлат мәктәбенең 5А сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Светлана Абзалова һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Роза Яһудина белән бергә Советлар Союзы Герое Хәйруллин Хәлил Зиннәтулла улы Ватанына сәяхәт кылдылар.

⚡⚡Аларны кунакчыл хуҗалар: Күгәй үзәк мәдәният йортының сәнгать эшлеклесе Рәмзия Заһидуллина, авыл китапханәсе мөдире Гөлсу Гафарова каршы алды һәм якташ геройлары, аның батырлыклары турында сөйләде. 1944 елның июлендә Хәлил Хәйруллин 245нче гвардия укчылар полкының пулеметчысы була һәм Литва ССРын фашистлардан азат итү өчен барган сугышларда батырлыгы белән аерылып тора.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән "Күрсәтелгән батырлык һәм каһарманлык өчен» Указы нигезендә Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале белән Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Күгәй авылы буйлап экскурсия дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев