Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

ДИНЕМ – ИСЛАМ, МИЛЛӘТЕМ - ТАТАР

Татар-мөселман гаиләләрендә балаларны туган тел һәм ислам дине рухында тәрбияләү.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Габдулла Тукай

Әти-әнинең баласына биргән иң кадерле бүләге – ул күркәм тәрбия. Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһү гәләйһи вәссәлләм бер хәдисендә: “Балаларыгызга карата юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез”, – дигән. Ә күркәм тәрбия бирү дин нигезләрен аңлатудан, әдәп-әхлак сыйфатларын булдырудан, туган телгә өйрәтүдән башлана.

Беребез өчен дә сер түгел: милләтебезне саклап калуда ислам диненең дә, татар теленең дә бер үк дәрәҗәдә роле зур. Шул ике мөһим факторның берсе генә булса да какшаса, милләтнең юкка чыгуы ихтимал. Бөек татар галиме Шиһабетдин ага Мәрҗәни әйтүенчә: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Алар – милли тел, милли кием, милли гореф”. Милләтебезнең киләчәге балаларыбыз кулында булганга, аларга милли, дини тәрбия бирү зарур.

Изге Китап Коръәндә Аллаһ Тәгалә барлык кешеләргә мөрәҗәгать итеп, болай ди: “Җир вә күкләрнең төзелеше, вә телләрегезнең вә тән төсләрегезнең төрлечә булуы Аллаһның галәмәтләреннәндер, әлбәттә, Аллаһның бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлилләр бардыр” (Коръән, “Рум”, 30: 22). Димәк, һәрбебебезнең аерым бер милләт вәкиле булуы – ул аның тәкъдире, моны кеше үзе сайламый, аны фәкать Аллаһ Тәгалә билгели. Иманыбызны, телебезне, миллилегебезне саклау, шуны балаларыбызга җиткерү – безгә Аллаһ тарафыннан бирелгән әманәт, ягъни изге бурыч: “Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә сезгә әманәтләрне әһеленә тапшыруны әмер итә”, – диелгән Коръәндә (“Мәидә”, 5:141).

Тел галимнәре, психологлар раславынча, туган телен белмәгән бала башка телләрне дә начар белә. Телләрне генә дә түгел, гомумән, башка фәннәрне дә авыррак өйрәнә. Динен, телен, гореф-гадәтләрен белгән бала тормышта югалып калмый, үз-үзен дә, башкаларны да хөрмәт итә, югары дәрәҗәләргә ирешә.

Элек-электән халкыбыз күңелендә яшәп килгән татар мәкальләре дә туган телебезне яратуга өнди: “Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы”; “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”; “Сүз – бер көнлек, тел – гомерлек”; “Тел – күңел көзгесе”; “Ана теле бер булыр”.

Кызганычка каршы, татар теленең актуальлеге көннән-көн кими бара. Мәктәпләрдә дә, вузларда да татар теле дәресләре киметелә. Балаларыбызга ислам дине нигезләрен, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, туган телне өйрәтү, иң беренче чиратта, гаиләләрдә башкарылырга тиеш. Ә әти –әниләр моны еш кына читтән көтә, үзләре тырышлык куярга теләми. Шуны белик: тәрбиячеләр, укытучылар, репетиторлар, имамнар һәм абыстайлар гына балаларны туган телгә, дин нигезләренә өйрәтеп бетерә алмый. Төп тәрбияне бала гаиләдә алырга тиеш. Балага туган телен, дин нигезен өйрәтүдә иң җаваплы кеше – аның әнисе. Туган телгә, дингә мәхәббәт әнинең күкрәк сөте белән сеңә башлый. Туган телне башкача ана теле дип юкка гына атамыйлар бит! Барлык шәхесләрне дә аналар тудыра, аналар тәрбияли. Милләтебезнең бөтен киләчәге аналар кулында. Бала тәрбиясе кебек иң зур җаваплылык йөкләнгәнгә күрә, Аллаһ каршында ананың дәрәҗәсе зур. Коръәннең күп кенә сүрәләрендә, пәйгамбәребезнең хәдисләрендә бу хакта бәян ителә: “Без кешегә ата-анасына карата хөрмәт күрсәтүне боердык. Авырлык өстенә авырлык чигеп, әнисе аны корсагында йөртте, күкрәктән ике яшендә аерды. Миңа һәм әти-әниеңә шөкер кыл, Миңа кайтарылачаксың”. (Коръән, “Лукмән”, 31:14). Хәдис: “Җәннәт – әниләрнең аяк астында”.

Балалар һәрчак әти-әниләреннән үрнәк алып үсәләр. Без нинди диндә булсак, балаларыбыз да шул диндә булыр. Без ничек сөйләшсәк, балаларыбыз да шулай сөйләшер.

Туган телен белмичә үскән бала гадәттә әти-әнисен өйрәтмәгәннәре өчен гаепли. Еш кына әтисе дә, әнисе дә татар телен яхшы белә торып, балалары белән русча сөйләшәләр. Бу – зур хата. Кайберәүләр, балам татарча сөйләшсә, татар мәктәбендә укыса, русча начар белер дә вузга керә алмас, дип куркалар. Ләкин еш кына татар мәктәбендә укучы балалар рус телен русларның үзләреннән дә яхшырак белә. Монда бары тик тырышлык кына кирәк. Бүгенге көндә күпчелек татар балаларының туган телне белү дәрәҗәсе бик аянычлы хәлдә. Бу күренеш Вил Казыйхановның “И родной тел, и красивый” шигырендә дөрес чагылдырылган:

И родной тел, и красивый,
Папам, мамамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы...

И родной тел, и красивый,
Папам, мамамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.

И родной тел, аңлаталар
Можно жить и синсез.
Папа, мама и бабуля
Оставили меня телсез.

Шәhәр түгел, хәтта татар авылларында да яшьләр, тел сындыра-сындыра, урысча гына сөйләшеп йөри башладылар. Шәhәргә күчеп килгәч, мондыйларның күбесе туган телләрен, милли гореф-гадәтләрен бөтенләй оныталар. Илдар Юзеевның “Татарча...” шигыре моны дәлилли:

Татарча туабыз,
Урысча “юабыз”.
Урысча беләбәз,
Урысча көләбез.
Урысча уйныйбыз,
Урысча уйлыйбыз.
Урысча кочабыз,
Урысча эчәбез.
Урысча үбәбез,
Урысча сүгәбез.
Урысча ашыйбыз-
Урысча яшибез.
Урысча җырлыйбыз,
Татарча елыйбыз,
Татарча үләбез,
Татарча күмәбез.

Чыннан да, күбебез бүгенге көн белән генә яши, үз киләчәге, балаларының киләчәге турында уйланмый. Андыйларга дин дә, тел дә, гореф-гадәтләребез дә, мөселманнарга хас булырга тиешле тыйнаклык, әдәплелек тә кирәкми. Барыбыз да Аллаһ хозурына кайтарылачакбыз. Мәңгелек тормышыбызга үзебезне дә, балаларыбызны да бүген үк әзерли башласак иде!

Балаларыбызны иң кыйммәтле бүләктән – дингә һәм туган телгә өйрәтүдән мәхрүм итмәсәк иде, я Раббым! Бөек татар мәгърифәтчесе, язучы Гаяз Исхакый әйтүенчә: “Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә”. Халкыбызның юкка чыгуын, инкыйразга юлыгуын теләмәсәк, балаларыбызга күркәм әхлак нигезләрен бирик, диннең асылын төшендерик, туган телгә өйрәтик!

Барлык милләтләр дә тигез хокуклы, бәхетле, азат булып яшәргә хаклы. Бу турыда изге китап Коръәндә дә бәян ителә: “Әй адәм балалары! Сезне бер ир белән хатыннан яраттым. Һәм сезне кабилә-кабилә, милләт-милләт, кавем-кавем яраттым ки, бер-берегезне таный алу, бер-берегез белән иҗтимагый яхшы мөнәсәбәт төзү һәм бер-берегезгә булышу өчен шулай яраттым, әмма бер-берегезгә дошманлык кылу, үпкәләшеп, үзара сугышу өчен түгел”. Сәясәтчеләрнең аңсыз рәвештә тыныч кына яшәгән милләтләрне үзара сугыштырулары, бер халыкның икенчесен изәргә мәҗбүр итүләре, динне, телне көчләп тагулары һәлакәткә генә китерә. Раббыбыз барлык милләтләргә дә үзара тыныч, тату мөгамәләдә яшәргә насыйп итсен иде, иншәАллаһ!

3 бала анасы буларак, мәкалэмне үз шигырем белән тәмамларга телим.

Ана васыяте

Балаларым минем, бәгырьләрем!
Ирешсен сезгә минем васыятем.
Ашыгыгыз аны башкарырга,
Ана сүзенә колак салырга.

Аллаһ Берлегенә китереп шәһадәт,
Үтәгез намаз, ураза, хаҗ, зәкәт.
Коръәннән ятлагыз күп сүрә һәм аять.
Насыйп булыр сезгә мәңгелек Җәннәт.

Җан тынычлыгы табыйм, дисәгез,
Раббым Аллаһны зикер итегез.
Бик бай булырга теләсәгез,
Канәгать булыгыз, гыйлем өстәгез!

Иң хәерле кеше булыр өчен,
Коръән ятлап, башкаларга өйрәтегез.
Озын гомерле һәм бәхетле булыр өчен,
Туганлык җепләрен һич тә өзмәгез.
Бер-береңә терәк булыгыз,
Авыр чакта сабыр итегез.
Нык иманлы, мәрхәмәтле булып яшәп,
Чикле вакытның кадерен белегез!

Бу дөньяда гамәл бар – хисап юк,
Һәрчак изге гамәл кылыгыз.
Ахирәттә хисап бар – гамәл юк,
Изге гамәл булсын юлдашыгыз.

Аллаһ кушканнарны үтәгез,
Тыйганнардан тыелыгыз.
Шайтан коткысына төшмәгез,
Гөнаһлардан ерак булыгыз.

Динебезне, телебезне, шәҗәрәне,
Гореф-гадәтләрне саклагыз.
Әгәр дошман сугыш игълан итсә,
Халкыбызны, илебезне яклагыз.

Баланың ата-анага догасы
иншәАллаһ кабуллардан булыр.
Аллаһ хозурына киткән анага
Иң кадерле бүләк - дога булыр!

Ильмира Нуруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев