Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Чистарыныр чак җитте, барыбыз да өмәгә

1 апрельдән Яшел Үзән шәһәре һәм районында чис­тарту һәм төзекләндерү буенча санитар ике айлык башланды.

Бу хакта район башкарма комитетының 30 мартта чыккан 915нче карары дөнья күрде.

Өмәләр 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Ул элеккечә чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә уза. Ике айлык кысаларында оешма, предприятие тирәләрен, паркларны, урамнарны чистарту буенча өмәләр оештырыла. Экологлар катнашында тиешсез урыннардагы чүплекләрне ачык­лау буенча рейдлар үткәреләчәк.


Ә өмә уздыру чынлап та кирәк. Быел кар күз ачып йомганчы эреде дә бетте. Аның астында яшеренеп яткан чүп-чар дөньяга калыккач, шәһәр урамнарына еламыйча карау мөмкин түгел иде. Чынлап менә, кайбер урыннардагы әшәкелекне сүз белән генә аңлатырлык түгел.

Өмәләр башлангач, азрак булса да җиңел сулап куйдык кебек әле. Аннан «Коммуналь хуҗалык» МУП хезмәткәрләре Яшел Үзәнебезне көн саен тәртипкә китерә. Бүгенге көндә чүп-чар һәм коры яфракларны, шулай ук тротуарларны, паркларны һәм скверларны механикалаштырылган җыештыру эшләре алып барыла. Беренче өмәгә 1300дән артык кеше чыкты, алар – предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, идарәче компанияләр, шулай ук битараф булмаган кешеләр.

Әйе, йорт тирәсендәге пычраклыкка эчләре пошучылар да юк түгел һәм андыйлар кулларына себерке, тырмавыч алып, эшкә керешә. Тургенев урамында бер йортта яшәүче ханым ел саен иртә яздан балконы алдындагы буш урынны җыештыра, чәчәкләр үстерә, тирә-юньне ямьгә күмә. Куакларның артык ботакларын кисеп, тәрбияләп тора. Шул территориядән ерак түгел генә урнашкан тулай торакта яшәүчеләрнең кайберләре исә, киресенчә, яшәгән урыннарын дуңгыз оясына әверелдереп, чүп тутырылган пакетларны тәрәзәдән генә тондыра. Менә шундый чынбарлык. Кемгә ничек яшәве ошый бит. Әмма бу чүплектән безне бары уртак өмәләр генә коткара ала.

Узган ялларда ра­йоныбыз авыллары да читтә калмады. Иң беренчеләрдән булып, башкаларга үрнәк күрсәтеп, Акъегет мәктәбе укучылары (рәсемдә.) урамнардагы чүп-чарны җыярга кереште. Әлбәттә, өмәгә башка авыллар да актив кушылды. Шулай итеп, йортыбыз яннарын, күршедә буш калган хуҗалык тирәләрен җыештырыйк, җәмәгать.

Без дә коллективыбыз белән редакциябез тирәсен ялт иттереп куйдык. Күңелгә дә, күзгә дә рәхәт булып китте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев