Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Карауҗа авылы мәдәният йортында да зур бәйрәм - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 137 ел

Ул үзенең әдәби мирасы белән бөтен дөньяга танылды.

Без Тукайлы халык,без моның белән горурланабыз. Тукай һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителәчәк шагыйрь. Габдулла Тукай дөньяда бар тик 27 ел гына яшәгән,шулай булса да гаять зур,бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.Әйе,ятим бала булса да,якты йолдыз булып калыкты шагыйрь.

 

- Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган,әти-әниләребез укып үскән,хәзер аларны яшь буын өйрәнә. Аның әсәрләре җанны җылыта, күңелне яктырта,туган телгә мәхәббәт тәрбияли.Бөек шагыйребезне яратабыз,хөрмәт белән аның шигырьләрен ятлыйбыз, аңа багышлап шигырь бәйрәмнәре,кичәләр үткәрәбез. Безнең бүгенге бу бәйрәм кичәбез дә бу бөек шагыйрьгә булган мәхәббәтебезне белдерүдән.Тукайны яратуыгыз мәңге күңелләрегездә саклансын.Мәдәният йорты һәм китапханә оештырган әлеге зур бәйрәмгә әзерләнеп килгән “Алтынчәч” балалар бакчасына, аның тәрбиячеләренә һәм Карауҗа мәктәбе укучылары һәм укытучыларына зур рәхмәтебезне белдерәбез, - дип сөйли Әлфинур Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев