Бакырчыда яңгыр һичшиксез яварга тиеш, чөнки...
Бу көннәрдә яңгыр теләмәгән бер генә тереклек иясе дә калмагандыр.
- Яңгыр яумасмы дип, балалар белән махсус "яңгыр боткасы" ясадык. Әбиләр намаз укып калдылар, ә без авылга, су сибешергә кайттык. Юлыбызда очраган һәркемне су белән коендырдык, беркем дә үпкәләмәде, суны безгә үзләре үк бирделәр, һәркемнең дә капкасы ачык иде. Шулай булмый ди, яңгыр барыбызга да бик кирәк. Барыбыз да яңгыр яу, яу... диеп телибез,- дип сөйли Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Сәлахиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев