Бакырчы авылында сайлаулар концерт белән башланды
Сайлау участогына иртәдән бирле халык агыла, бар кешенең дә күңеле күтәренке.
"Ханымнар" вокал һәм "Хәзинә" фольклор коллективы апалары иң беренчеләрдән булып сайлап кына калмадылар, "Туган җирем" диеп исемләнгән концерт программасында катнаштылар. Бүген "Ханымнар" вокал коллективы авыл халкына "Бакырчым" җырын тәкъдим итте. Җырның сүзләрен Энҗе Исмәгыйлева, көен Айгөл Төхбәтуллина - Исмәгыйлева иҗат иттеләр. Ә инде көен яздыру өчен авылыбыз мулласы Әнәс абый Закиров акчалата ярдәм күрсәтте. Менә шулай итеп авылыбыз җыры туды. Әнәс абыйга һәм авторларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәмнән күтәренке кәеф белән, ил көннәребез тыныч булсын иде диеп таралыштык.
Миләүшә Сәлахиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев