***
- Бүген дә балалар белән турнир оештырып, шашка һәм шахмат уеннары буенча көч сынашырга мөмкинлек бирдек. Төп судья Гөлнур апалары уенны бик җентекләп күзәтте. Шахмат уенында җиңүче Закиров Шамил булса, шашка уенында Заббаров Илназ, Салахиева Зәринә, Шәйхетдинова Әминә призлы урыннарны бүлештеләр. Һәр катнашучыга да бүләкләр тапшырылды. Уен барышында шахмат тарихын, атаклы шахмат осталарын искәртеп уздык, - сөйли Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе, Миләүшә Сәлахиева.

Нет комментариев