Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Армиягә китә егетләр дә Туган җирне, илне сакларга

Тик бер генә елга китә егет, Бик тиз үтеп китәр бу вакыт. Ата-ана өчен ун ел кебек, Алар көтәр улын сагынып. Тыныч булсын берүк илебез, Яхшы хезмәт телик аларга. Ир-егетнең изге бурычы бу Туган җирне, илне сакларга.

- Бүген авылыбызның акыллы, тәртипле егетләреннән берсе, мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Яшьлек" бию төркемендә биеп үскән егетебез - Хамидуллин Илназ Илшат улы армия сафларына хезмәт итәргә китте. Армиягә яраклы егет үстерү, әти – әни өчен һәм авылдашлар өчен чиксез горурлык ул. Илназга без бары тик ак юллар, ә Илшат белән Ләйсәнгә күркәм сабырлык, саулык – сәламәтлек телибез.
Безнең Мулла Иле авылы егетләре солдат исеменә тап төшермәс, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, безнең тынычлыгыбызны саклап, туган авылыбызга, әти-әниләре янына исән-имин әйләнеп кайтырлар дип ышанабыз, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз егетләр!🙏

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев