Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Апас районында Әдәби сабантуе 2023 узды

Безнең кызларыбыз да әлеге матур чарадан читтә калмый, кунакта булып кайтканнар.

- Көн кызу дип тормадык, рәхәтләнеп Апас якларында йөреп кайттык әле. Җырладык, биедек, төрле милли уеннарда катнаштык, ерактагы якын дусларыбызны очраттык, һәм әлбәттә яраткан язучыларыбыз белән фотога төштек. Искиткеч күңелле узды әдәби сабантуе! Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Тирә-юньдә матурлык, затлылык, миллилек хөкем сөрде. Бәйрәм концерты да бик шәп булды. Казан артистлары белән беррәттән сәхнәдә район үзешчәннәре дә чыгыш ясадык. Бәйрәмнең иң кызу ноктасы - ул әдәби көрәш. Үлеп яратам шигырь сөйләүчеләрне. Монда иң көчле шигырь укучылар гына уза ала финалга. Аларның шигырь укыганнарын тыңлаганда тәннәр чемерди. Үзеңне алар урынында хис итеп дулкынланасың, алар белән бергә хисләнәсең, алар белән бергә янасың. Әдәби сабантуеннан чын мәгънәсендә канәгатьләнү хисе алып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, яхшы кәеф белән соң гына кайтырга чыктык, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев