Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әнидән дә бөек кем бар

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Бәйрәм тамашаларын иң беренчеләрдән булып районда Олы Ачасыр мәдәният йорты башлап җибәрде.
Олы Ачасыр

– Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Шул уңайдан Олы Ачасыр мәдәният йортында «Әниемнең җылы кочагы» диеп аталган бик матур концерт оештырдык. Мәктәп укучыларына, юллар тайгак булса да, курыкмыйча мәдәният йортына килгән барлык авылдашларыма, коллегаларыма, чәй табыны әзерләргә ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә чиксез рәхмәтлебез. Иң күр кәм бәйрәмнәребезнең берсе бик тә җылы мохиттә узды. Концерт караганнан соң чәй табыны артында аралашып, матур теләкләр әйтеп, ил-көннәребезгә тынычлык теләдек, – дип уртаклашты Олы Ачасыр мәдә ният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.


Бишнә

Бишнә авылы мәдәният йортында, кадерле әниләребезгә багышланган бик матур концерт булды. Әлеге матур чарада иң кадерле кешеләрен котларга теләгән барлык балалар, яшьләр хәтта өлкән буын үзешчәннәре дә катнашты.
– Барлык әниләргә иң изге, иң ихлас теләкләрне юллыйбыз! Бәхетле, матур, бәрәкәтле озын гомерләр кичерергә на сыйп булсын,
– дип те ләкләрен җиткерде Бишнә мә дәният йорты мөдире Илфат Сабиров.


Олы Яке

Олы Яке мәдәният йортында «Илгә – матурлык, җиргә – батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр» дип исемләнгән концерт узды.
– Бәйрәм концертында олысы да, яше дә катнашты. Авылдашларым, һәрвакыттагыча, актив. Киләсе бәйрәмнәрне дә шулай бердәм булып, исәнлектә каршы алырга насыйп булсын иде,
дип сөй ли Олы Яке мә дәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәт шакирова.

Районыбызның барлык авылларында да "Әниләр көне" югары дәрәҗәдә узды. Оештыручыларга да, катнашучыларга да зур рәхмәт!!!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев