Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әни кебек якын укытучы

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп үттек.

Җир йөзендә иң кадерле, иң изге кеше – әни. Алар кирәк чакта иркәли, еласаң юата, төпле киңәшләрен бирә, безнең өчен төн йокыларын калдыра. Әнидән дә изгерәк кем бар тагын?!

Күгәй мәдәният йортында «Әниемнең җылы кочагы» дигән әдәби кичә үткәрелде. Бәйрәм «Син безгә кил, әни» дигән сәхнә күренеше белән башланды. Бәйрәмебезнең махсус кунагы – яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте белән халык ихтирамын казанып, зур дәрәҗәләргә ирешкән хөрмәтле укытучы, таләпчән җитәкче, кадерле әни, назлы дәү әни – Флера Әдиятуллина. Укытучылар безнең икенче әниләрбез – дөнья­ны танырга, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүчеләр.

Аллаһ Тәгалә «Фүссиләт» сүрәсенең утыз өченче аятендә «Минем сүземне адәм балаларына җиткерүчедән дә сөйкемлерәк кеше юк», – диде. Дөньяви гыйлем бирүче укытучылар – Аллаһның җиргә урнаштырган кануннарын кешеләргә җиткерә. Әти-әни, өлкәннәр хакы шикелле үк укытучылар, мөгаллимнәрнең безнең өстә гаять зур хаклары бар.
Ул гүзәл табигатьле, челтерәп аккан чишмәләре, биек таулары белән ямь биргән Әрә авылында дөньяга килә. Флера Фәттах кызы хезмәт юлын пионервожатый булып Арча районы Яңа Кырлай авылында башлый. Ә берничә елдан соң Яшел Үзән районы Ачасыр урта мәктәбендә, соңрак Күгәй сигезъеллык мәктәбен дә хезмәт юлын дәвам итә. Ул гади укытучыдан мәктәп директоры дәрәҗәсенә җиткән көчле педагог. Эшен чын күңелдән, бөтен белемен, көчен кызганмыйча башкара. Балаларга тарих, җәмгыять белеме дәресләрен укыта. Моннан тыш, мәктәпнең хуҗалык эшләре, мәктәп яны тәҗрибә участогы, җылыту системасын көйләү һәм башкалар дисеңме... Өендә гаиләсе, кырык эше кырыкка ярылып ятса да, мәктәптәгесен җиренә җиткермичә кайтырга ашыкмас.

Флера Әдиятуллина – үзе җитәкләгән укытучылар коллективындагы һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел булды.

Һәр укытучыны үстерергә, үз коллективында сакларга тырышты.
Мәктәп еллары – ул самими балачак, яшүсмерлек еллары. Күпме кичәләр, конкурс-ярыш­ларда катнашырга туры килә. Аларның һәрберсе йөрәккә сеңеп кала, еллар үткән саен сагындырып искә төшә. Бу очрашуда шушы истәлек хатирәләре яңарды. Флера Фәттаховна безнең сыйныф җитәкчесе дә иде, бер тату гаилә булып укыдык. Ул һәрберебезне үз баласы кебек якын күреп, төпле киңәшләрен биреп, безнең өчен янып, көеп йөрде. Уңышларыбыз өчен сөенә, төпле киңәшләрен бирә иде. Бүгенге көндә һәрберебез туры юлны тапканбыз икән, димәк безнең үрнәк алырдай остазыбыз булган. Укытучы бит ул, һөнәр генә түгел, бала күңеленә яхшылык, сафлык орлык­лары салучы да.

Флера апаның педагогик эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, тормышны, мәктәпне иңгә-иң куеп алып баруда ярдәм итүче тормыш иптәше Фәргать абый. Алар һәркем өчен үрнәк гаилә, бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Ә кызлары Гөлнара әнисе эзеннән китеп, укытучы һөнәрен сайлады, гаиләсе белән Ключи авылында яши.

Уллары Илнар Яшел Үзән шәһәрендә «Ашыгыч ярдәм» фельшеры булып эшли. «Кешеләрнең сәламәт булуларын күрү рәхәтлек бирә», –
ди ул.

Флера апа: «Әти-әнием укытучы түгел иде, ләкин алардагы халык педагогикасы, югары әхлак, оста психологлар, тәҗрибәле педагоглар кебек безгә тәрбия бирүләре миңа шушы юлдан барырга этәргеч биргәндер», – ди ул.

Нинди генә эшкә кушсалар да, Флера Фәттах кызы җиренә җиткереп башкара. Аның һөнәри һәм җитәкчелек тәҗрибәсе елдан-ел арта, камилләшә. Ул утыз биш елдан артык шушы мәктәптә хезмәт иткән һәм шуның егерме бер елын мәктәп директоры вазифасын башкарган укытучы буларак мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен район, республика күләмендә грамоталар, «Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре» дигән дәрәҗәле исемгә лаек.

Мәдәният йортында узган кичәдә Флера Фәттах кызын тормыш иптәше, балалары, кияү киленнәре, оныклары, хезмәттәшләре, укучылары, ата - аналар, авыл халкы үзләренең теләкләрен, уй-хисләрен җиткерде. Бәйрәм балаларының, оныкларының, үзешчән артистларның дәртле биюләре, матур җырлары, гармун моңнары белән үрелеп барды. Әдиятуллиннар гаиләсе бүген дә бик актив. Авылыбыз мәчетенең тирә-юнен карап, чәчәкләр утыр­тып, тәрбияләп торалар. Изге эшләре өчен рәхмәт аларга.

Хөрмәтле укытучыбыз, бар хыялларыгыз тормышка ашсын, Фәргать абый янәшәсендә, балаларыгызның иң кадерле кешеләре булып, саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Тормышыгыз мул, нигезегез тыныч, рухыгыз нык­лы булсын!

Рәмзия Заһидуллина.
Күгәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев