Акъегет белем бирү мәктәбендә Ленинград блокадасына багышланган төрле чаралар узды
1944 елның 27 гыйнварында Россия тарихында иң истәлекле көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы чорында Совет гаскәрләренең Ленинград блокадасын тулысынча өзүе. Гитлер җир йөзеннән юкка чыгарырга омтылган шәһәр, даими атышлар һәм шартлауларны кичеп, 900 көн һәм төн диярлек фашизмга каршы тора.
- Бүген әлеге тарихи көн уңаеннан, Акъегет белем бирү мәктәбендә төрле чаралар узды. Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Борһанова Рәшидә, Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинградта исән калу символына әверелгән Блокада икмәге турында сөйләде, – дип яза Акъегет мәдәният йорты җитәкчече Фирдүс Нотфуллин.
Каты блокада шартларында, шәһәр ут астында булганда һәм кешеләр коточкыч ачлыктан интеккәндә, халык икмәк әзерләү өчен мөмкин булган барлык чараларны кулланган. Блокада икмәге составына он, төрле сыгынтылар – жмых, хәтта пычкы чүбе кебек өстәмәләр кушып пешерелә. Шушы икмәк алтыннан да кыйммәт йөри, карточка буенча гына бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев